Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423358, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
E-Mail: | murtamak@list.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | учащихся 32, воспитанников 9 |
У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Без cәнгатьле халык - IV 30.11.2018
Укытучыларыбыз район күләмендә уздырылган "Без сәнгатьле халык" дип аталган конкурсында уңышлы чыгыш ясап, Дипломга ия булдылар.
-
ГТО-2018 30.11.2018
Мәктәбебездә районда беренчеләрдән буларак, авыл халкы өчен ГТО нормативларын тапшыру үтте.
Мортыштамак һәм Колмәт авылларыннан мәктәп,мәдәният йорты,авыл советы,медпункт хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Чараны яшьләр эшләренең, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Равилевич ачып җибәрде.Ул үзенең чыгышында ГТО ны үтәү тәртипләре белән таныштырды. Шулай ук ГТО буенча җаваплы хезмәткәр Давлетбаев Ленар һәм авыл советы рәисе Мәҗит Нәҗипович та катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Барлыгы 40 укучы,15укытучы,16 хезмәткәр физик мөмкинлекләрен сынап карадылар.
ГТО нормативларын бердәм рәвештә,югары күрсәткечләргә үтәделәр. -
Әниләр көне белән! 30.11.2018
Мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе булды.
-
Финанслар буенча белемлелек-2108 20.11.2018
Финанслар буенча белемлелекне күтәрү максатыннан укучыларыбыз тарих укытучысы белән берлектә онлайн-дәрес карадылар.
-
Фән олимпиадалары-2018 13.11.2018
Фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. Катнашкан кучыларга уңышлар телибез!
-
Географик диктант-2018 11.11.2018
География укытучысы 8 нче сыйныф укучылары белэн географик диктант яздылар.
-
Без-ЮИД инспекторлары! 26.10.2018
Мәктәбебездә юл иминлеген саклау максатыннан районның ГИБДД хезмәткәре Алсу Разиновна белән очрашу булды.
-
Юлда йөргәндә сак бул! 25.10.2018Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле чаралар үтте. Беренче көнне мәктәп яны территориясендәге юлда урнаштырылган юл йөрү билгеләре белән таныштылар. Урамда йөрү, урамны аркылы чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Икенче көнне әлеге темага багышланган сыйныф сәгате үтте. Балаларга презентацияләр күрсәтелде.Укучылар төрле табышмакларга, тест сорауларына актив җавап бирделәр. Өченче көнне 2,3 сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган “Уткойрык” тамашасын сәхнәләштерделәр.Урман җәнлекләре ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре ныгытылды. Юлларда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге искәртелде.
-
"Борынгы Египет балалар күзе белән". Рәсем конкурсы. 21.10.2018
Мәктәбебездә 5 сыйныф укучылары өчен "Борынгы Египет балалар күзе белән" дип аталган рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар Египет тормышын чагылдырган рәсемнәр ясадылар, андагы тормыш турында сөйләделәр. Катнашучыларга диплом һәм баллы күчтәнәчләр тапшырылды.
-
Неделя без турникетов 20.10.2018
9 сыйныф укучылары өчен "Неделя без турникетов" акциясе кысаларында авыл җирлеге Советына экскурсия оештырылды.