Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 17.02.2023

Дәвамы.
Отрядны звеноларга бүләләр. Звенолар арасында уку, тәртип өчен ярыш барган. Һәр көн иртән сбор үткәрелгән. Анда кичә кем ничек укыган, тәртибе, чисталыгы, уку кирәк–яраклары тикшерелгән. Яхшы укучыларны начар укучыларга шефлыкка беркеткәннәр. Бу балалар үзләренең укый–яза белмәгән ата–аналарын,күрше–тирәләрен дә укырга–язарга өйрәтергә тиеш булганнар. “Кемнең әти- әнисе тизрәк укырга–язарга өйрәнер”,- дигән ярыш барган. Һәр укучыга 8–10 кеше туры килгән. Алар кич белән шушы укучының өенә җыела торган булалар. Көндез сабан, көрәк, балта тоткан кулларына каләм тотып, сукыр лампа яктысында укырга–язарга өйрәнгәннәр. Белем аласы килү теләге шундый көчле булган. Ул вакытта халыкның күңелен ачучы да әнә шул пионер һәм комсомоллар була. Аларны культармеецлар дип йөргәннәр. Беренче тапкыр чыршы бәйрәмен дә алар оештырган.
-
Сау бул, Әлифба! 17.02.2023

Бүгенге көн 1нче сыйныф укучысы Аяз өчен бигрәк истәлекле! Ул инде зур укучы булды-Әлифбаны тәмамлады! Аяз, сиңа алга таба да уңышлар, зур җиңүләргә ирешүеңне телибез!
-
Спорт өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз өчен 16.02.2023

Спорт өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз хөрмәтенә Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илдар Нил улы мәктәпкә спорт инвентарьлары тапшырды. Балаларны сөендергәне өчен аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
15 февраля — День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества 15.02.2023

Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Хисамов Мансур кабере янында.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 15.02.2023

1927 нче елның 5 нче ноябрендә Мортыштамак мәктәбендә беренче тапкыр 9 яше тулганнарны пионерга кабул итәләр. Бу бәхет укуда өлгерүче, тәртипле, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан балаларга гына эләккән. Отрядка В.И.Ленин исеме бирелә. Һәр пионерга галстук тагалар, 1 дәфтәр, 1 каләм бүләк итәләр. Отрядка 20 пионер кабул ителгән. Хаҗиева Гөлҗәүһәр, Ногманова Мөзәянә, Латыйпов Мәҗит, Маликов Мәҗит, Шәйхетдинов Галим, Гыйльфанова Саҗидә, Исмәгыйлова Нәфисә, Илдарханов Мирзахан һ.б. беренче пионерлар булганнар.
-
Парламентский урок- 2023 "Мы - граждане России" 15.02.2023

15 февраля 2023 года в МБОУ «Муртыш-Тамакская ООШ» состоялся Парламентский урок «Я – гражданин России», приуроченный к объявленному в Республике Татарстан Году национальных культур и традиций, участниками которого стали ученики 5-9 классов. Целью урока стало формирование активной гражданской позиции и воспитание патриотизма в подростково-молодежной среде. Парламентский урок начался с прослушивания гимнов РФ и РТ. Ученики узнали о традициях каждого этноса, проживающего на территории Республики Татарстан, актуализировали идею единства и сотрудничества народов, проживающих на территории Российской Федерации и Республики Татарстан, подчеркнули самобытность и самодостаточность каждого из них.Учащиеся 7классарассказали о национальных праздниках татар, русских, чувашев, марийцев и удмуртов, которые живут плечом к плечув нашей республике. Ученица 9 класса Измайлова Алина выступала о национальном составе Сармановского района. Затем был организован просмотр видеофильма о Фестивале многонациональных воскресных школ Татарстана. К концу мероприятия пришли к выводу, что культурное и языковое многообразие народов –это уникальное богатство республики. Парламентский урок был познавтельным и интересным. Его провела учитель истории и обществознания Салихова Р.Р.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 14.02.2023

2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы
“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән гыйбарә дә яши.
Мортамак авылында мәгариф, балаларга белем бирү 1918 нче елны яңача-советча укыту башланудан исәпләгәндә 100 еллык тарихка ия. Чынбарлыкта 1870 елларда ук авылыбызда мәктәп эшләве архив документлары белән раслана. Салихҗан хәзрәт җәмәгате Хәдичә белән 1907 нче елда Теләнче Тамакның атаклы кешеләре Хәлфиннәргә барып, Мортыштамакта кызлар өчен мәктәп салуда ярдәм итүләрен үтенә. Алар ярдәме белән авылда ике бүлмәле мәктәп салына. Кызлар мәктәбендә дин сабагы белән беррәттән география, арифметика, тарих, табигать белеме кебек фәннәр дә укытылган. Гарәпчә уку янәшәсендә төрки теле дә өйрәнелгән. 1912-1917 нче елларда Хәдичә Буби мәктәбендә “Туган тел” авторы Мәрьям Галләмова, Шәмсия Галләмова, Гайшә Хәйдәрова, Камал Хәнәфиева, Суфия Улембекова-Хәмидуллина, Рауза Уразаева, Нәсимә Гобәйдуллиналар белем алган. -
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 14.02.2023

1914 нче елдан дин белән фән катнаш укытыла башлый. Фәнни белемгә күчүне оештыручы Мадьяров (Мөхәммәдъяров) Габдрахман агага да мортыштамаклылар зур рәхмәтле.1916 нчы елдан кыз балалар белән ир балаларны бергә укыта башлыйлар. Мәктәптә укыткан Хәдичә, Сания абыстайлар бик абруйлы булганнар. Аларга Тугаш, Чукмарлы, Салавыз кебек ерак авыллардан да килеп укыганнар. Бу мәктәпнең беренче укучылары Салихҗанова Зөләйха, Маликова Һәдия, Вәлиева Зәкия, Хафизова Салиха, Сәхибетдинова Мөнәвәрә һәм башкалар булган.
1918 нче елда башлангыч мәктәп салына, советча укыту башлана. Башлангыч белем бирүдә Газизов Кәшиф, Саттарова Мөхлисәләр хезмәте зур була. Бу чорда авыл: “Һәр кешегә башлангыч белем!” дигән девиз астында яши. Укый–яза белмәүчеләрнең исәбе алына. Бу эштә Зарипов Салих, Зарипов Гарифетдиннәр башлап йөри. -
Экологик рәсемнәр конкурсы нәтиҗәсе 13.02.2023

2 сыйныф укучысы Кашапова З. Ботенроссия экологик рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында катнашып Мәгариф бүлегенең Сертификатына ия булды.
-
Алинәгә атналык линейкада Грамота тапшырылды 13.02.2023

Татар мәгърифәтчесе И.Хәлфин истәлегенә багышланган XVIII Республика фэнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, "Татар филологиясе проблемалары" номинациясендә призер булган 9 нчы сыйныф укучысы Измайлова Алинәгә атналык линейкада Грамота тапшырылды




