Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Новости школы
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 06.03.2014Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче класс укучыларының Әлифба бәйрәме булып үзды. Беренче сентябрь көнне аларны серле белем иленә чакырып, хәреф танырга, укырга, язарга, санарга, җырларга, рәсем ясарга өйрәткән беренче укытучылары Марданшина Алсу Тимерхановна аларны бүген Хәрефстан иленә сәяхәткә чакырды. Балалар “Шигърият”, “Тапкырлык”, “Җырлыйк әле”, “Хәрефстан” тукталышларында булып, һөнәрләрен күрсәттеләр, төрле биремнәр үтәделәр, укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Беренчеләрне мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Арсланова Нурия Әзһәр кызы котлады. “Беренче зур җиңүегез белән котлыйм. Тирән белемле, кешелекле, акыллы, сәламәт, тырыш, бәхетле балалар булып үсегез. Әти-әниләрегезнең терәге, мәктәпнең горурлыгы булыгыз”.- диде ул, укучыларның уңышлары өчен сөенеп. 2,3 нче класс укучылары һәм аларның укытучысы Абдуллина Кадрия Галимҗановна беренчеләрне бәйрәм белән котладылар, матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр балалары өчен куанып , шатланып утырдылар,балаларны тәбрикләделәр укытучыга ихластан рәхмәт әйттеләр.
К списку новостей





