Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Новости школы
Чыршы бәйрәме
Опубликовано: 27.12.2013Көн салкын тышта, уйный кар-буран,
Ак төскә керде- бизәкләр төште.
Кар ява, ак кар ява: җирдә ап-ак тамаша!
Кырга чыксаң, кыр да ак, хәтта күзләр камаша.
Яңа ел бәйрәмен балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәм алар өчен серлелеге, могҗизаларга бай булуы, Кыш бабай күчтәнәчләре, матур ак кышы белән кадерле. Яңа елны күркәм итеп каршылау өчен хәстәрлекне алдан ук башладык. Кардан сыннар ясадык, класс бүлмәләрен, коридорларны бизәдек. Ә бәйрәм иртәсендә балаларны, укытучыларны һәм кунакларны утлары җем-җем итүче зифа чыршы каршы алды. Ул тирә-юньгә ямь биреп торды. 1-9 класс укучылары җыр- биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Чыршы бәйрәменә Кыш бабай белән Карчәчәк тә килде. Аларның матур теләкләре, күчтәнәчләре балалар күңеленә хуш килде.
Яңа ел бүләкләре хәзерләүдә быел да авылдашыбыз Таҗиев Миргазиян Зәки улы ярдәм итте.
Алланып таңнарның алына
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып, үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!
К списку новостей





