Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Новости школы
Башлангыч сыйныф укытучыларының куст – методик берләшмә утырышы
Опубликовано: 19.12.201319 нчы декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының куст – методик берләшмә утырышы булып узды.
Башлангыч сыйныф укытучысы Марданшина Алсу Тимерхан кызы 1,4 классларда әйләнә-тирә дөнья һәм технология фәннәреннән ачык интеграль дәрес –презентация күрсәтте. Дәреснең темасы: “Яңа ел тарихы һәм елка уенчыгы”. Дәрес барышында 4 нче класс укучылары дөньяның төрле илләрендә Яңа елны каршы алуның аерымлыклары, Кыш бабайлар хакында күп яңалыклар белделәр һәм үз куллары белән чыршыга элү өчен уенчык ясадылар. 1 нче классукучылары кәгазьдән кабөртекләре ясадылар.
Башлангыч сыйныф укытучысы Абдуллина Кадрия Галимҗан кызы 2,3 классларда математика фәненнән “Бүлүне тикшерү” дигән темага ачык дәрес- презентация күрсәтте.
Шулай ук килгән кунакларга 1-4 классукучылары катнашында “Батыр куяннар” исемле яңа ел тамашасы күрсәтелде. Куст методик берләшмә утырышы “Башлангыч классларда проект эшчәнлеге” исемле тема астында үтте. Әлеге темага чыгышлар ясалды, проект үрнәкләре күрсәтелде, үзара тәҗрибә уртаклашу булды. Берләшмә утырышында РЦИМК белгече Хафизова Римма Галимҗан кызы катнашты. Ул 2013-2014 нче уку елының 1 нче яртыеллыгында уздырылган конкурс, олимпиада, ярыш һ.б. ның нәтиҗәсен белдерде, берләшмә эшчәнлегенә анализ ясады, алда торган бурычларга тукталды.
К списку новостей





