Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Новости школы
Өлкәннәр көне
Опубликовано: 29.09.201329 нчы сентябрь көнне Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенә Күтәмәле һәм Яңа Имән авылларында яшәүче өлкәннәр: ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар агылды. Килә алучылар җиде дистәдән артык җыелып (80 нән артык өлкән кеше чакырылган иде), аларның һәрберсе үзен бәйрәм тантанасының олы кунагы итеп хис итте. Алар өчен хөрмәтләү кичәсен Яңа Имән авыл җирлеге фермерлары: Күтәмәле авылында яшәүче Гөлсинә Шәймәрдан кызыХәкимова белән Яңа Имән авылында яшәүче Алмаз Әнәс улы Фаттахов оештырдылар. Гөлсинә Шәймәрдановна һәр кешене якты йөз, тәмле сүз белән каршы алып, хәл-әхвәлен сорашып, бәйрәм өстәле артына озатып торды. Өлкәннәр зур, якты, җылы залда, бәйрәм табыны артында урын алгач, Г.Хәкимова үзе сүз алды. Өлкәннәрне сәламләп, бәйрәм белән котлагач, ул авыл тарихының күңелләргә уелып калган, күпләрнең язмышларын тамырдан үзгәрткән, тормышларында тирән эз калдырган сәхифәләрен актарды. Камышлы инеше буена беренче гаиләләр килеп урнашып авылга нигез салыну, еллар узгач аның зураюы(Сарман районы оешканда монда 945 кеше яшәгән), XX гасыр башындагы давыллы вакыйгалар, 30 нчы елларда колхоз оешу, аның беренче рәисе булган Рәхмәтулла Гатауллин, аның туган авылы өчен эшләгән фидакарьлекләре белән бәйле вакыйгалар өлкән кешеләр хәтерендә яңарды, хәтәр еллар бер-бер артлы күз алдыннан үтте. “Рахматулла абый Гатауллин кулына корал тотып, Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы кырларындаилебез бәйсезлеген яклап көршкән, хуҗалыкны сугыштан соңгы иң авыр елларда җитәкләп, аны алдынгылар рәтенә чыгарган, авылыбыз халкының тормышы бөтен, тамагы тук булсын өчен бөтен көчен куйган”,- диде фермер Г. Хәкимова һәм сүзен болай дип дәвам итте: “Рахматулла Гатауллинның исемен мәңгеләштереп, авылыбызның бер урамы аның исемен йөртә. Гаиләбез яши торган, балаларыбыз, оныгыбыз еш кайта торган йортыбыз шул урамда урнашуга чиксез горурланып яшим.”
Бәйрәм кичәсе чыгышлар, матур теләкләр, җыр, бию, шаян сүз белән үрелеп барды. Ике авылдан җыелган, тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, заманында авыл хуҗалыгының төрле тармакларында ал-ял белмичә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр хезмәт куйган, бүгенге көндә гомер көзләренә кереп баручы авылыбызның мөхтәрәм өлкәннәре Гөлсинә Хәкимованың кулы астында эшләүче пешекче кызлар хәзерләгән берсеннән- берсе тәмле ризыклардан авыз итеп, Яр Чаллы шәһәреннән чакырылган артистлар башкаруында матур җырлар тыңлап, үзара гәпләшеп, аралашып, шатлык-сөенечләрен уртаклашып, борчу-мәшәкатьләрен бүлешеп иркенләп озак итеп утырдылар. Үзләренә карата кылынган бу изге гамәлдән, күрсәтелгән хөрмәт һәм игътибардан күпләрнең күзләре яшьләнде,күңелләре нечкәрде, йөрәкләре рәхмәт хисе белән тулды.
Тәҗрибәле өлкәннәр, зирәк картлар, акыллы ак әбиләр җыелган мәҗлестә авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында да сүз кузгалды. Иң элек авылдашыбыз “Әлмәтнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Таҗиев Миргазиян Зәки улының исемен атадылар. Тирә-юньгә балкып торган мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП биналары, асфальт юллар, һәр көнне эчә торган чишмә суы өчен аңа булган рәхмәтләрен берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә җиткерде алар. Бу хактагы фикерләрне Гөлсинә Шәймәрдановна йомгаклады:“Игелекле эшнең иртәсе –киче юк.- дип башлады ул сүзен.- Авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәгенә сез дә битараф калмасагыз иде. Бүгенге яшьләр сезнең киңәшне , тормыш тәҗрибәсен, чыдамлык, түземлекне өлге итеп алсалар, аларның кыйбласы дөрес булыр, алар замана авырлыкларына бирешмәсләр. Без, фермерлар да авылны саклап калу өчен тырышабыз. Авыл кешеснең тормышы җир белән, мал-туар белән бәйле. Бүгенге көндә Күтәмәле авылында ферма төзеп куйдык. Ниятебез: авыл кешесенә эш бетмәсен, яшьләр авылдан китмәсен, гаиләләр корылсын, балалар дөньяга килсен, мәктәпләр ябылмасын. Мәктәп дигәннән, шушы елның сентябрьаенда ТР президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның инициативасы белән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республикүләм акциясе старт алды. Бу матур башлангычны мин дә хуплыйм. Анда катнашырга башкаларны да чакырам.”
Ветераннар Советы рәисе Гөлүсә Маликова өлкәннәрне яңалыклар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Бәйрәм тантанасында авыл җирлеге башлыгы Илүс Марсович Вахитов катнашты. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш теләде, бәйрәмне оештыручы фермерлар А.Фаттахов белән Г. Хәкимовага ихлас рәхмәтен җиткерде.
Г. Шарипова, Күтәмәле төп гомумбелем
бирү мәктәбе укытучысы
К списку новостей





