Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре 18.01.2019

Хәзерге заманда автомобильләр саны артканнан-арта бара. Шуңа күрә балаларның куркынычсызлыгы бик мөһим сорау булып тора. Күтәмәле мәктәбендә дә бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар - балаларны мәктәпкәчә белем бирү төркеменнән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр. Анда алар өчен махсус әсбаплар да каралган. Тәрбиячеләр балалар белән һәр атнаны юл хәрәкәте өлкәсендә белемнәрне яңарталар.
В современном мире с каждым днем растет число автомобилей. Поэтому вопрос детской безопасности стоит очень остро. В МБОУ "Кутемелинская ООШ" к нему относятся очень серьезно - детей уже с дошкольной группы обучают правилам дорожного движения. Там для них предусмотрены наглядные пособия. Воспитатели с детьми каждую неделю повторяют правила дорожного движения. -
Кышның рәхәт чаклары. 16.01.2019

Кыш айларын укучылар аеруча яраталар. "Ник", дисезме? Чөнки физкультура дәресләрендә балаларны тышка алып чыгалар һәм алар рәхәтләнеп чаңгы шуалар. Күтәмәле мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары да мондый мөмкинлеккә бик шатланалар.
Ә сез кардан ясалган сыннарны карагыз - һава торышы яхшы торгач, алар да әйбәт сакланган.
Ученики особенно любят зимние месяцы. Скажете, "почему?". Потому, что на уроках физкультуры дети занимаются на улице и с удовольствием катаются на лыжах. Ученики 3-4 классов МБОУ "Кутемелинская ООШ" тоже радуются этой возможности.
А вы посмотрите на снежные фигуры - в связи с хорошей погодой, они тоже отлично сохранились. -
Канатлы дусларыбыз 10.01.2019

Яз җитәргә шактый вакыт булса да, Күтәмәле мәктәбендә канатлы дусларыбыз турында алдан кайгырталар. Укучылар кошларга җимлекләр һәм оялар ясап куйдылар инде - җылы яклардан кайтып, кунаклыйсы гына калды!
Хоть до весны и далеко, в МБОУ "Кутемелинская ООШ" заранее позаботились о пернатых друзьях. Ученики уже соорудили кормушки и гнезда - осталось только прилететь из теплых стран и заселиться!
-
"Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" 07.01.2019

Кышкы каникуллар булуга карамастан, Күтәмәле мәктәбендә кызыклы чаралар үтә торды. 7 гыйнварда да шундый чараларның берсе оештырылды. Анда укучылар әти-әниләре белән килделәр. Алар "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" бәйгесендә катнаштылар. Аның кысаларында кызыклы уеннар оештырылды, төрле ярышлар үткәрелде. Бәйге барысының да күңеленә хуш килде.
Несмотря на зимние каникулы, в МБОУ "Кутемелинская ООШ" проводились интересные мероприятия. 7 января было организовано одно из таких мероприятий. Туда были приглашены ученики вместе с родителями. Они приняли участие в конкурсе "Папа, мама, я - спортивная семья". В рамках мероприятия были организованы интересные игры, проведены различные соревнования. Конкурс всем пришелся по душе. -
Пробный ОГЭ 27.12.2018

Кышкы каникуллар булуга карамастан, Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучыларының ял турында уйларга вакытлары булмады. Бу атнаны алар төп дәүләт имтиханнары биреп карадылар: 24 декабрьдә - математикадан, 26 декабрьдә - рус теленнән. Имтиханнар Җәлил гимназиясендә үтте, аларны оештыруда һәм балаларны озатуда Күтәмәле мәктәбе укытучылары да катнаштылар.
Несмотря на зимние каникулы, ученикам 9 класса МБОУ "Кутемелинская ООШ" было не до отдыха. На этой неделе они сдавали пробные основные государственные экзамены: 24 декабря - по математике, 26 декабря - по русскому языку. Экзамены проходили в Джалильской гимназии, в их организации и сопровождении учеников участвовали также работники Кутемелинской школы. -
Үзең ясагач, уйнавы да күңелле! 26.12.2018

Үзең ясагач, уйнавы да күңелле! Уенчыкны да саклап тотасың. Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар да бу фикер белән килешәләр. Алар тәрбияче апалары белән бергә ясаган кардан сыннар янында рәхәтләнеп уйныйлар.
Приятнее играть с игрушками, сделанными своими руками. К ним и относишься бережнее. С этим согласны и воспитанники дошкольной группы МБОУ "Кутемелинская ООШ". Они с удовольствием играют рядом со снежными фигурами, которые слепили вместе со своими воспитательницами. -
Игелеклелек дәресе 24.12.2018

24 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид укучыларга карата толерантлы мөнәсәбәт булдыру максатыннан Игелеклелек дәресе үтте. Укучылар һәм укытучылар күрми торган балалар өчен булган иң беренче һәм борынгы уку йорты - Санкт-Петербург шәһәренең Кызыл гвардия районының К.К. Грот исемендәге беренче санлы гомуми белем бирү интернат-мәктәбе турында документаль фильм карадылар.
24 декабря в МБОУ "Кутемелинская ООШ" с целью формирования толерантного отношения к обучающимся с ограниченными возможностями здоровья и с инвалидностью был проведен Урок доброты. Учителя и ученики посмотрели документальный фильм об общеобразовательной школе-интернате №1 имени К.К. Грота Красногвардейского района Санкт-Петербурга - первом и старейшем в России учебном заведении для слепых детей. -
Чыршы бәйрәме 22.12.2018

22 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2019 елның символы – Дуңгызһәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Котлау сүзләренә Яңа Имән авыл җирлеге дә кушылды.
Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Ул барысының да күңеленә хуш килде.
22 декабря в МБОУ «Кутемелинская ООШ» отпраздновали наступающий Новый год. Дед Мороз со Снегурочкой и символ 2019 года – Свинья и другие персонажи поздравили детей с наступающим Новым годом. Дети вместе с учителями и родителями приняли участие в играх, выступили с концертными номерами, рассказали стихотворения.
Директор школы Радис Марданшин также поздравил всех с наступающим праздником, наградил отличившихся учеников, вручил грамоты и Благодарственные письма. К поздравлениям присоединилось и Новоимяновское сельское поселение.
Праздник получился очень веселым, детям были вручены подарки. Все были в восторге от яркого мероприятия.
-
Ата-аналар җыелышы 20.12.2018

20 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, тәрбия эше буенча аның урынбасары Миләүшә Фәйзрахманова ата-аналарны беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, кышкы каникул һәм Яңа ел бәйрәме вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Җыелышта полициянең участок уполномоченные Рөстәм Сәлимгәрәев та катнашты.
20 декабря в МБОУ "Кутемелинская ООШ" состоялось родительское собрание. Директор школы Радис Марданшин, его заместитель по воспитательной работе Миляуша Файзрахманова ознакомили родителей с итогами первой четверти, рассказали о безопасности в период зимних каникул и новогодних мероприятий, ответили на интересующие их вопросы. В собрании принял участие также участковый уполномоченный полиции Рустам Салемгараев.
-
Кардан ясалган сыннар 17.12.2018

Яңа ел якынлашкан саен, оешма-учреждениеләр территорияләрендә кардан ясалган сыннар барлыкка килә башлый. Күтәмәле мәктәбе моннан читтә калмады - укучылар белән берлектә укытучылар Кыш Бабай белән Кар кызы, Чыршы сыннарын ясадылар. Мәктәпкәчә белем бирү төркеме дә үз яннарын бизәде.
С приближением Нового года на территориях организаций и учреждений появляются фигуры, слепленные из снега. МБОУ "Кутемелинская ООШ" тоже не является исключением - ученики и учителя вместе слепили Деда Мороза со Снегурочкой, Елку. Свою территорию украсила и дошкольная группа.





