Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Башлангыч класс укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе узды. 20.10.2023

20 октябрь көнне мәктәптә башлангыч класс укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе узды. Ул "Дәресләрдә функциональ грамоталылык формалаштыру чаралары һәм методлары" темасы астында үтте.
-
"Көзге уңыш бәйрәме" 20.10.2023

Башлангыч класс укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе кысаларында 2 сыйныфта технология (укытучысы Марданшина А. Т.) һәм 4 сыйныфта татар теле (укытучысы Абдуллина К. Г.) дәресләре тәкъдим ителде. Дәресләрдән соң "Көзге уңыш бәйрәме" исемле чара күрсәтелде. Килгән кунаклар мәктәп укытучыларының эшенә уңай бәя бирделәр.
-
Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе 13.10.2023

Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе ✍
⏰13-14-15 октябрь, 13:00
Елдагыча безнең мәктәп тә әлеге күркәм акциягә кушылды. -
Школьный этап всероссийской олимпиады 10.10.2023

В сентябре открылся школьный этап всероссийской олимпиады школьников, который продлится до конца октября. Ежегодно в нашей школе участниками этого этапа олимпиады становятся все обучающиеся 5–9 классов. В этом году участвовать в олимпиаде по математике и русскому языку могут и учащиеся 4-го класса. Желаем нашим ученикам успехов и побед!
-
#миллимәдәниятләрһәмтрадицияләреле 06.10.2023

5 нче октябрь көнне Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан Сарман кинотеатры хезмәткәрләре укучылар өчен "Милли горурлык" исем астында киновикторина үткәрде. Балалар татар халкының милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Соңыннан аларга фильм күрсәтелде.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка үтте. Мәктәп укучылары укытучыларын котлап күңел түрендәге иң изге теләкләрен белдерделәр.
Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз! -
Бәйрәм белән! 02.10.2023

Кадерле өлкәннәр! Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!
-
Халыкара Өлкәннәр көне 01.10.2023

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәп коллективы ветеран укытучыларны котлады.
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
#СветлоеСловоДеньУчителя #родительскийсовет #сармановскийрайон 30.09.2023

Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
-
Мәктәп яны территориясе җыештырылды 25.09.2023

Узган шимбәдә мәктәп яны территориясе җыештырылды. Һәр укучы тырышып эшләде. Территория зур, укучылар әз булуга карамастан, эш бик яхшы башкарылды. Мәктәп яны балкып торса, үзебезгә дэ күңелле һәм рәхәт шул!





