Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы
Опубликовано: 21.12.2015"Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бу конкурс "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән ноябрьгә чаклы ике этапта булды. Беренче - сайлап алу туры - муниципаль берәмлекләр арасында уздырылды. Анда җиңүчеләр икенче - республика этабына чыгарылган.
Иҗади бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен дүрт номинация буенча тапшырырга тиеш иде. Конкурс комиссиясе иншаларның оригинальлек, хиссилек, образлылыгына игътибар итте.
Барлыгы 1191 укучының рус һәм татар телләрендә язылган эшләре каралган. Финалга шуларның 153е үтте.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә укучы катнашты – тугызынчы сыйныф укучысы Илназ Фәрхетдинов. Укытучысы – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина. Илназ рәхмәт хаты һәм планшет белән бүләкләнде.
К списку новостей