Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Бездә - Батырлык сәгате
Опубликовано: 23.04.2015Бүген чираттагы Батырлык сәгате үтте. Аны тарих укытучысы Хисаметдинова А.Ә. үткәрде. Бу юлы Советлар Союзы Геройлары Мария Васильевна Октябрьская һәм Федор Андрианович Полетаев, Кызыл Йолдыз ордены иясе Әгъләмов Сөббух абый турында мәгълүмат бирде.
Мария Октябрьская, сугышта һәлак булган ире өчен үч йөзеннән сугышка китәргә теләк белдерә. Үзенең 50 мең акчасын танк төзүгә тапшыра һәм аның өчен махсус "Боевая подруга" дип исемләнгән танк җитештерәләр. Курку белмәс хатын 1944 елның 17 январена кадәр фашистларны тар-мар итә. Үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.
Федор Полетаев - Италиянең Милли Герое исеменә лаек булган санаулы кешеләрнең берсе. Ул Италиядә партизаннар хәрәкәтендә катнашкан, күп батырлыклар кылган. 1962 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.
Үзебезнең Сарман районы Илексаз авылы егете Әгъләмов Сөббух абый да әлеге геройларга тиң батырлыклар кылган. Кызганычка каршы, аңа тиешле Кызыл Йолдыз ордены 2015 елның февраль аенда гына үзенең иясен эзләп тапты. Ветеран бер ел элек вафат булды.
К списку новостей