• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

К.Булатова исемендәге премия тапшыру

Опубликовано: 20.03.2014

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды
     2014 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.
     Әлеге премия институтның ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның тәкъдиме белән, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талантлы укучыларны, студентларны барлау, аларга ярдәм итү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 2012 елда булдырылган иде.
    Бу бәйгегә Илексаз мәктәбе укучылары алдан ук әзерләнделәр. Монда катнашучы студентларның, укучыларның саны елдан-ел арта бара. Быел Татарстанның 18 муниципаль районы һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Сарман  һәм башка шәһәрләрнең 108 мәктәбеннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Самара дәүләт медицина университеты, Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Чистай педагогик көллияте, Әлмәт политехник техникумы һәм Әлмәт физкультура көллияте студентлары катнашты.
    Премиягә дәгъва иткән 412 эш арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Төрле милләт вәкилләреннән булган балалар сәхнәдә барысы да татарча чыгыш ясады. 28 егет һәм кыз акчалата премияләр һәм институтның махсус бүләкләренә ия булды.
       Әлбәттә, бу исемлектә үз укучыңны күрү – нинди бәхет! 2 класс укучысы Хәлиуллина Гүзәл 2 нче урынга, Кыямова Динә һәм Диләләр 3 урынга, Зәйнуллина Миләүшә призер исеменә лаек булды. Динә, Дилә һәм Гүзәлгә акчалата премия һәм истәлекле бүләк, ә Миләүшәгә истәлекле бүләк һәм диплом тапшырылды. Шулай ук катнашучы сертификатларын Нәбиуллина Гөлшат, Газдалиева Алия, Байхуҗина Аидалар алда, аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге укучыларның җитәкчеләре - Салихова Рәмзия Равил кызы, Хуҗина Зилә Әкмал кызы һәм Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы.
      Әлеге бәйгедә укучылары иң актив катнашкан мәктәпләр дә билгеләнде. Әлмәт шәһәре Р.Фәхреддин исемендәге гимназия, Түбән Кама шәһәренең 14 нче лицее белән беррәттән,  Сарман муниципаль районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе 3 нче урынга лаек булды. Мәктәпкә  акчалата премия  һәм директор исеменә язылган рәхмәт хатлары тапшырылды.
                                                                 Гөләндәм Хәлиуллина
                                                        Илексаз мәктәбенең татар теле укытучысы
 



К списку новостей