• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Илексаз мәктәбенең яшь артистлары “Кызыл яраннар” драмасын куйдылар.

Опубликовано: 17.10.2023

Бүгенге көндә Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсы уза. Татар театры сәнгате укучыларда һәм яшүсмерләрдә эстетик һәм рухи тәрбия үсешен активлаштыра, әлеге конкурс талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, татар халкының мәңгелек традицияләренә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, ә иң мөһиме, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту максатлары аша тормышка ашырыла.
Әлеге конкурста Илексаз мәктәбенең яшь артистлары катнашты. Бүген алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кояш Тимбикованың “Кызыл яраннар” драмасын куйдылар. Сугышның салкын кулы һәр йортка, һәр гаиләгә барып җиткән. Автор үз әсәрендә тамашачыларга күп кенә авылларга кагылган тарихны җиткерә. Спектакль сюжеты буенча яшь кызлар, хатын-кызлар үз кияүләрен, ирләрен сугышка озаталар. Берничә дистә ел узса да, алар әле дә сөеклеләрен көтәләр. Иман, өмет һәм мәхәббәт аларга сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичерергә көч биргән. Бу спектакльдә һәр тамашачы үз гаиләсенең тарихын күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлекләреннән торган жюри укучыларыбызның артистлык сәләтләрен бәяләделәр. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау 2023 нче елның 2 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Гала-концертта булачак. Илексаз мәктәбенең яшь артистларына уңышлар теләп калабыз.
Гөләндәм Хәлиуллина



К списку новостей