Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
29 нчы октябрь- комсомол туган көн.
Опубликовано: 29.10.202329 нчы октябрь- комсомол туган көн.
Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам…
Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кешесе комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, космоска да тәүгеләрдән очкан, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан. Комсомоллар Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында тиңсез батырлыклар күрсәткән, аннан соң илне күтәргән, тыныч вакытта казанышлары белән дөньяны шаккатырган. Меңләгән хәрби һәм хезмәт батырының исемнәре Туган ил тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь — Комсомол туган көн, яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын, яраткан бәйрәме булып кала.
Заманында кызыл галстук тагулары белән чиксез горурланган, түш кесәләрендә комсомол билетын йөртү бәхетен татыганнар, коммунистлар партиясендә торучылар - алар минем әниемнең яшьтәшләре. Әнием ул вакытларны сагынып искә ала, мавыктыргыч итеп сөйли. Төп девизлары Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар Партиясе Алга, Коммунизмга булган. Комсомол булу һәм аның үзенчәлекле значокларын тагып йөрү- үзенэ күрә бер горурлык хисе. Алай гына да түгел, жаваплылык та йөкләгән.
Заманалар үзгәрә, хәзер инде пионер да, октябрят та, комсомол да юк. Безнең буын "Беренчеләр хәрәкәте" нең үзәгендә кайный. Иреклеләр (волонтерлар) дә әле үзебез. Чыннан да, беренчеләр без: һәркайда активлык күрсәтәбез. Шефлыкка да барабыз, театрлар куюда да, спортта да, ә иң мөһиме укуда да сынатмыйбыз.
Алга таба да авылыбыз данын якларбыз, әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның йөзенә кызыллык китермәбез дип сүз бирәбез.
Алсу Рәхимова
К списку новостей