Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Әниләрнең олы йөрәгенә Изгелекнең сыйган барсы да...
Опубликовано: 25.11.2023Бәйрәмнәрнең барлык кешегә дә кагылганы, иң якыны, иң яктысы, иң җылысы – Әниләр көне. Чөнки әни булу – дөньядагы иң изге, иң җаваплы, иң мактаулы исем. Россиядә бу бәйрәм рәсми рәвештә 1998 елдан, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты – хатын-кызның, әни кешенең дәрәҗәсен күтәрү, тормыштагы кыйммәтен аңлату. Быел ул 26 нчы ноябрьгә туры килә.
Безнең алдагы язмабызда икенче әниләребез – укытучылар турында булды. Ә бүген җиһандагы кояш кебек, барыр юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшәүче Әниләребез турында язарга уйладык. Әлеге язмабыз белән аларга булган хөрмәтебезне һәм мәхәббәтебезне белдерәбез.
Илексаз мәктәбендә белем алучы иптәшләрем әниләре турында нинди фикердә микән? Тыңлап карыйк әле.
Ләйсән Гыйлманова. Әнием Чулпанны һәммә кеше белә, чөнки аның кебек яхшы күңелле кешеләр дөньяда сирәктер. Алтындай киңәшләре җаныбызга шифа да, күңелебезгә дәва да. Безгә кылган изгелекләре Каф тауларына тиң, сабыр канаты - иксез-чиксез киңлекләрне иңләрлек ныклы, аның янәшәсендә безгә якты, җылы, рәхәт. Аның ачык, мөлаем йөзе, мәрхәмәтле олы йөрәге барыбыз өчен дә бик кадерле. Зыялы, әдәпле, гадел, тыйнак булганы өчен аны һәркем ярата, 4 баласы өчен ул иң газиз кеше.
Камилә Хуҗина. Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Әнием Гөлназ кибеттә эшли, эштән кайткач безгә, 5 баласына ярдәм итәргә, якын таяныч булырга, өйне ямьләүче кояш, гаиләбезне саклаучы да булырга өлгерә. Безгә биргән яхшы тәрбиясе, һәрчак таяныч һәм терәк булуы өчен мең-мең рәхмәтле без. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, янәшәбездә бик күп еллар балкып яшәргә язсын иде аңа.
Рөстәм Сәләхов. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет! Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Әнием Ләйсән безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Аның рух күтәренкелеге безгә ихтыяр, яшәү көче бирә, киләсе көнгә ышаныч уята.
Энҗе Хәлиуллина. Җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры – минем әнием Алсу. Ул безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне хәерле йокы – диеп йоклата. Ә иртән безне, тәмле чәен эчертеп, мәктәпкә озата. Кайвакыт без әнинең иртә белэн беренче торганын, ә кич иң ахыргы ятканын да сизми калабыз. Кайвакыт өстәлдә гел тәмле ризык торганына да игътибар итмибез; гел юылып, үтүкләнеп куелган кием-салымга да күз салмыйбыз. Ә уйлап карасаң, шаккатасың... Барысын да Әни эшли ич, кай арада җитешә?! Мин әниемне бик яратам.
Диана Абдуллаева. Әни, Әнием, Әнкәм... Ул иң матур, иң назлы сүзләргә лаек. Аңа карата яратуымны бернинди сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Әниләр көне безнең гаилә өчен, шәхсән үзем өчен дә иң әһәмиятле көн дип саныйм. Тугыз ай карынында күтәреп, якты дөнья бүләк иткән, тәрбия һәм белем биргән, ярдәменнән ташламыйча һәрвакытта да дөрес киңәш бирүче Әниемә рәхмәтләрнең иң олысы, хөрмәтемнең зуры.
Артем Ильясов. Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзләргә. Безнең тормышыбызны яктыртып, гаилә җылысын саклап, бизәп, нурландырып торучы әниебез Люцияне барлык балалары да ярата. Һәр баласы өчен иң кадерле кеше ул! Аның йомшак куллары миңа кагылуга, бөтен кайгылар югала. Ә ,,улым” дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре шундый татлы, җылы.
Райнур Әһелтдинов. Әниләр- һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш була. Әнием Әлфия бар эшкә дә өлгер, тәмле ашлары телеңне йотарлык, кул эшенә дә оста минем әнием. Аны авылда бар кеше дә ярата, үз итә.
Илфат Гайфетдинов. Әни йөрәге, бернәрсәгә карамастан, үз баласын ярата. Анын баласына карата яратуы бернинди дә киртә белми, чөнки беренче тапкыр баласын кулына тоткан вакыттан, ул аны яратып, аның турында кайгырып яши башлый. Әнием Асия да 4 малаен ярата. Безнең өчен һәрвакыт янып-көеп яши.
Сөләйман Солтанов. Әнием Сөмбел – безнең ныклы таянычыбыз, йортыбызның нуры, терәге. Аның тырышлыгы, олы йөрәкле булуы, сабырлыгы – безгә үрнәк. Ул матурлык яратучы, аның эше дә шушы сыйфаты белән бәйле, ул чәчәкләр кибете хуҗасы. Нинди генә матур букетлар ясамый ул. Мин әниемне яратам.
Рамазан Газдалиев. “Җәннәт -аналарның аяк астында,”-диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше - баласы өчен кайгырып яши. Минем әнием Рузилә дә үз балалары өчен иң якын, иң кадерле кешеләрнең берсе. Үз чиратымда, мин дә, әниемне яратып, аңа кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә, үземнең яхшы укуым белән аны сөендерергә телим.
Мәрьям Панюшина. Әниемне мин дә бик яратам. Ул аш-суга бик оста. Миңа биргән белем, тәрбиясе өчен мин аңа бик рәхмәтле. Аның йөзеннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлымны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшым булсын иде.
Һәр укучының үз әнисе турында горурланып сөйләгәнен сезгә дә җиткердем. Язманы тәмамлап, хөрмәтле Әниләрне бәйрәм белән котлыйсым килә. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән өчен аларга нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр. Минем уйлавымча, елның һәр көне Әниләр көне булырга тиеш. Мәхәббәтләре, сабырлыклары, назлары һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүләре өчен без аларга бик зур рәхмәтле. Аларга озын гомер, имин көннәр, балаларының куанычларын гына күреп яшәүләрен телибез.
Алсу Рәхимова
К списку новостей