Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Мәктәбебез укытучылары.
Опубликовано: 18.11.2023Сез әзерме?
37 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән, ничәмә ничә буын баласын олы тормышка әзерләп чыгарган мәктәбемдә бүген кемнәр укыта, аның бүгенге тормышы турында шунда белем алучылардан сорарга булдым.
Ләйсән Гыйлманова:
Тормышында нинди генә каршылыклар очраса да, сыйныф бүлмәсенә һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән керүче Рәзилә апа Ленизовна - минем иң яраткан укытучым. Ул быел гына укыта башлады. Химия, биология фәннәре иң авырлардан булып саналса да, укытучым белән бер дә кыенлык сизелми: җиңел итеп аңлата, безнең белән өстәмә эшли. Төрле конкурс, бәйгеләрдә дә катнашабыз. Рәзилә Ленизовна- тынгысыз, шат күңелле укытучы.
Камилә Хуҗина:
Укытучының профессиональлеге, һөнәри осталыгы, эчке дөньясы белән беррәттән, аның үз-үзен тотышы да бик күпләрне җәлеп итә. Әйе, сүзем математика укытучысы Рузилә Гүзәловна турында. Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә, укучыларның барлык игътибары аңа юнәлә. Аның елмаеп сыйныфка килеп керүе, белеме, дөньяга карашы – һәммәсе дә “Укытучы” исеменә лаек дип уйлыйм.
Математиканың синус, косинуслары да, кайсыдыр бер ноктада кисешкән х, у лары да, биссектрисалары да, укытучым аңлаткач, авыр булып тоелмый. Ул безне кыенлыклар алдында баш имәскә, һәрвакыт җиңүче булып калырга өйрәтә.
Рөстәм Салахов:
Баш миенең аулак почмагындагы күзәнәкләре дә аның дәресендә уянырга мәҗбүр була. Кем ул дисезме? Әлбәттә, тарих укытучыбыз Илдар Әхтәмович. Һәр иртә, безне үз балаларыдай якын күреп, укучылары, коллегалары янына ашыга ул. Беркайчан да тавышын күтәрми, ә укучыга шул гына кирәк тә! Үзенә хас укыту методикасы бар аның: ирексездән "сәнәкчеләр восстаниесе"н дә уздырасың, 17 гасырга да сәяхәт итәсең, "баш күтәрүчеләр" нең, революцияләрнең сәбәпләрен табасың, җәмгыять фәнендә законнар аша дөреслек тә эзлисең. Без аның дәресләрен көтеп алабыз.
Энҗе Хәлиуллина:. Урысчалап әйтсәк, бик мудрый кеше бар мәктәбебездә. Ул - башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәрьям Равилевна. Үзенең дәресләрен мисаллар белән нык кызык итеп алып бара. Һәм, иң гаҗәбе, гел елмаеп тора, тәртипсезләнгәннәргә бер тавыш та күтәрмичә, кызык итеп кенә әйтеп куя. Ә башлангыч класста бар син тәртип бозмый кара! Кыскасы, учитель от Бога.
Диана Абдуллаева:
Аны һәрвакыт укучылар арасыннан эзләп табасың. Кызык хәлләр сөйләргә яратучы, укучыларының бөтен эч-серләрен белгән “аяклы энциклопедия”без - ул безнең иң яраткан укытучыбыз Артур Мансурович. Бер минут та тик торырга яратмый. Кул эшенең чын остасы ул. Тормыштагы девизы: укучыларга 70 төрле һөнәр дә аз. Кызлар да, егетләр дә аның янында кайнаша, көн саен нәрсәгә дә булса өйрәнеп калырга тырыша.
Артём Ильясов:
Укучыларын хаклы булсалар, курыкмыйча, күзгә карап дөресен әйтергә өйрәтүче Резедә апа безгә рус теленнән керә. Алай гына да түгел ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булып эшли. Бездә бар укучы да сәләтле: бии белмәсәң, биетәләр, җыр-моңга да гашыйк буласың, театр да уйныйсың.
Буш вакытың да калмый, тәртип тә "5" була, әти- әниләргә борчылырга урын калмый.
Райнур Әһелтдинов:
Мәктәпнең "әнисе", бик күпләрдә физкультурага мәхәббәт уяткан кеше - яраткан укытучым- Зилә Әкмаловна. Волейбол буенча республика җиңүчеләре безнең мәктәптә укыган. Кечкенә спортсменнар Зилә Әкмаловна "мәктәбен узган". Ни генә дисәң дә, спорт аша укучыларда сәламәтлек тәрбияләгән кеше ул!
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары да булган Зилә апа тәүлекнең 24 сәгатендә дә эшли. Ничек җитешә микән, шаккатмалы!
Мәликә Хуҗина: Наилә Виловнаны яратмаган укучы юктыр ул! Сабыйларны укырга, язарга, дөньяны танырга өйрәтүче, укучылар белән үзләре дә балаларча уйнап-көлеп йөргән, аларның икенче әниләре булган Наилә апа башлангыч классларда укыта. Театр түгәрәген җитәкли. Анда шөгыльләнү үзе бер могҗиза: Наилә апа өйрәткәнчә рольгә кереп китәсең, я кычкырып елыйсың, я көләсең, кыскасы, без уйнаганда Г. Камал артистларыннан калышмаска тырышабыз.
Илфат Гайфетдинов:
Җитәкче булу җиңел түгел, минемчә. Кул астыңда эшләүче коллегаларыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, мәгариф өлкәсендәге бөтен яңалыктан хәбәрдар булырга кирәк. Беркем дә җитәкче булып тумый. Иң элек кешелекле, эшчән, ышанычлы хезмәткәр булырга, шуның белән коллективта абруй казанырга кирәк. Димәк, Илгиз Илдусович югарыда әйтелгән бар сыйфатларга да ия.
Берләмлектә - көч, дигән принцип белән, Илексаз мәктәбе бүгенге көндә районда алдынгы мәктәпләрнең берсе булып яши.
Шуның белән әлеге мәктәпкә булган сәяхәтебез тәмам. Киләсе очрашуга кадәр.
Алсу Рәхимова.
К списку новостей