Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
«Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы
Опубликовано: 10.11.2023«Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы
10 ноябрь көнне мәктәбебезнең 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы узды.
“Россия бөркетләре” проекты – 1-4 сыйныф укучылары өчен уникаль проект. Ул балаларны, укытучыларны, ата – аналарны берләштерә. Командада эшләнгән аларның кечкенә эшләре киләчәктә зур планлы эшләргә дә әверелергә мөмкин. Игелеклелек, тарих белән кызыксыну, иҗат, туган як табигатен саклау – киләчәктә һәрбер укучының тормыш рәвеше булырга тиеш. Тантаналы ант, “Россия бөркете” билгеләрен тапшыру, мавыктыргыч флешмоб - болар барысы да бәйрәмдә катнашучыларны дулкынландырды һәм озак вакыт һәркемнең хәтерендә калачак. Чөнки “бөркет” булу - ул һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт алда булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылу, намуслылык һәм затлылык, тыйнаклык, дисциплиналылык һәм иптәшлек тәрбияләү дигәнне аңлата. Значоклар, рюкзак, уеннар нәни "бөркетләр" өчен зур бүләк булды! Башлангыч сыйныф укытучыларына галстук бәйләделәр. Аларга уңышлар телибез.
Энҗе Хәлиуллина
К списку новостей