• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Клара Булатова премиясе

Опубликовано: 15.03.2013

Якташ  шагыйрәбез Клара Булатова исеме республиканың гына түгел, Рәсәйнең күпчелек урыннарында билгеледер. Быел ул - ике томлы “Сайланма әсәрләре” белән Тукай премиясенә керүче кандидатларның берсе дә.  

15 мартта Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада шагыйрә Клара Булатова, Әлмәт Язучылар идарәсе вәкилләре Илүсә Нәбиуллина,  Минзифа Әхмәтшина һ.б. катнашты.Әлеге чара Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты хезмәткәрләре, студентлар көче белән әзерләнгән. Клара Булатованың Туган як гимнына әверелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыры белән башланып киткән тантанада шагыйрә үзе чыгыш ясады, аның шигырьләре яңгырады, иҗатына багышланган фәнни эшләр тыңланды, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре яңгырады.

Конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлар арасында  уздырылды. Быел икенче тапкыр уздырылучы әлеге конкурста Илексаз  мәктәбеннән 1 нче класс укучысы Гүзәл Хәлиуллина катнашты.  Конкурс әдәби-иҗат процессын стимуллаштыру, яшь буынның рухи һәм әхлакый үсешенә йогынты ясау, шулай ук Клара Булатова иҗатын пропагандалау максатыннан уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты.

       Гүзәл үзенең иҗаты белән махсус кызыксындыру бүләгенә һәм Дипломга лаек булды. Гүзәлнең җитәкчесе – Зилә Әкмаловна Хуҗина. Яшь шагыйрә бу бүләккә үзенең "Клара апа китабы" шигыре өчен лаек булды. Иҗат дөньясына яңа гына аяк баскан яшь каләм тибрәтүче Гүзәл өчен бу зур җиңү иде. Гүзәл Хәлиуллина, Илексаз мәктәбе данын яклап, тагын да зур уңышларга ирешсен иде, дигән теләктә калам.

     Клара апага теләк шул:  искиткеч шигырьләрең белән безне сөендереп тор. Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен.  Ә бу премияне тапшыруның башлангычы бар икән, димәк, ул дәвамлы булачак. Аны безнең Сезгә булган рәхмәтләребезне, ихтирамыбызны җиткерү һәм иҗатыгыз алдында баш ию дип кабул итегез.



К списку новостей