Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
12 апрель - Космонавтика көне.
Опубликовано: 12.04.2019Билгеле булганча,1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы- космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Аннан соң 1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзы Җирнең беренче ясалма иярченен тиешле орбитага чыгарды.
Космик тикшеренүләрнең нинди яңалыкларга китерәчәген ул чакта тулаем күзаллау мөмкин түгел иде. Чыннан да, планетабызны читкә китеп өйрәнү нәтиҗәсендә бик күп яңа ачышлар ясалды. Җир атмосферасы һәм магнит кырының саставын, төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын космосның табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрен, Кояшта барган процессларны җентекләп өйрәнү һәм башка тикшеренүләр фән дөньясына бихисап яңалыклар бирде. Хәзер космик техника ярдәмендә кесә телефоны аша теләсә - кайчан рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, ерак илләрдәге вакыйгаларны телевизор экраннары аша карыйбыз, һава торышының кайда нинди икәнен һәм ничегрәк үзгәрүен күрәбез. Ул гына да түгел әле. Космостан Җир эчендәге казылма байлыкларны тизрәк ачыклап була икән. Хәтта авыл хуҗалыгы культураларының агымдагы җәйдә нинди уңыш бирәчәген дә космостан билгеләү мөмкин. Урман байлыкларының хәләтен дә белгечләр хәзер космик техника ярдәмендә күзәтәләр һәм, кирәк булса, җирле хуҗалыкларга тәкъдимнәрен җиткерәләр. Балыкчыларга да космонавтика ярдәмгә килде,океан – диңгезләрнең кайсы өлкәләрендә балык запаслары туплануын балык көтүләренең кайсы юнәлешләрдә хәрәкәт итүләрен космостан күзәтү нәтиҗәле булып чыкты. Тагын бик мөһим юнәлеш- космонавтиканы навигациядә куллану. Хәзер навигатор ярдәмендә машина йөртүче үзенең каланың кайсы районында һәм кайсы урамында икәнлеген күзәтеп бара ала.
Космонавтика фән һәм техника революциясе дип аталаган үзгәрешләрдә саллы өлеш кертте һәм кертүен дәвам итә.
К списку новостей