Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»
Опубликовано: 12.03.2018«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» Безнең туган илебез – Татарстан, ул – күпмилләтле дәүләт. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли.
“Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- В. Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тиктомалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер, чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала.
Менә шушылар турында бүген Илексаз мәктәбендә класс сәгатьләрендә сөйләштеләр. “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы кысаларында тагын бик күп чаралар уздыру планлаштырыла.
К списку новостей