Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Мәктәбебез горурлыгы
Опубликовано: 22.11.2012Республика Хөкүмәте эшче профессияләренең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды.
22 ноябрь көнне узган «Пирамида» концертлар залында узган «Лицеистлар балы»нда Илексаз мәктәбе укучысы Сабиров Рәзил катнашты (укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина). Иншалар бәйгесендә ул Гран-прига лаек булды. Хыялы - әтисе шикелле үк игенче булу.
Бәйрәмнән Рәзил Сабиров: «Минем әти гомере буе комбайнда эшләде. Үземне белгәннән бирле җәй көннәрендә һәрвакыт әти янында идем, аңа булыштым. Әлеге эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетердем бугай инде. Шулай да, өйрәнәсе әйберләр күп әле. Шуңа күрә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Сарман аграр көллиятенә укырга керәчәкмен. Киләчәктә әтием һөнәрен дәвам иттерергә телим», - дигән уй-фикерләре белән кайтты.
К списку новостей