• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Инвалидлар көне уңаеннан

Опубликовано: 03.12.2017

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе – балалар.
Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскасына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре чикләнүчеләр дә байтак.
Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да. Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән. Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халыкның да алар хакында мәгълүматлары артуын күрсәткән. Шулай итеп, 3 декабрьдә алар өчен махсус бәйрәм көн барлыкка килгән.
Илексаз мәктәбе коллективы Игәнә Баш авылында яшәүче Сабитова Гөлнур апа янына барды. Ул чәчәктәй матур яшь чагында тегүче булган. Тик язмышның ачы камчысы үзенекен иткән: аның ике күзе дә сукыр, авырлык белән генә йөри. Безнең килүгә ул бик шатланды. Кайнар камыр ризыгын һәм күчтәнәчләрне күргәч, дога кылды, рәхмәтләрен әйтте.
Болар барысы да уңай күренешләр, билгеле. Урамга һава суларга чыкканда, урамда йөргәндә, җәмәгать урыннарында нинди авырлыклар кичергәннәрен, нинди каршылыкларга очрауларын алар үзләре һәм инвалидларның якыннары гына белә. Әмма бернинди җайлаштырылган бина да, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар да кешелеклелекне, уңай мөнәсәбәтне, күңел киңлеген, йөрәк җылысын алыштыра алмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булсак, үзебезнең җылы сүзләребезне кызганмасак иде. Җылы сүз – җан азагы, ди татар халкы. Иң мөһиме – йөрәк җылысы!



К списку новостей