• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Тәмәке тартудан баш тарту көне

Опубликовано: 16.11.2017

 

Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау. 

      Тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясе нигезендә тәмәке тарту  үлемгә китерүче сәбәпләр арасында икенче урында тора: тәмәке ел саен 6 млн кешене үлемгә этәрә, аларның 5 миллионнан күбрәге тәмәке тартучылар һәм элек тартканнар һәм 600 меңнән күбрәге – тәмәке төтене йогынтысына (рестораннар, офислар һәм кешеләр тәмәке тарта торган башка ябык биналар) дучар ителгән  тәмәке тартмаучы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, тәмәке тартуны ташларга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бары тик үзеңдә ихтыяр көче табып, баш тартырга гына кирәктер. Аннан соң шуны да һәрвакыт истә тоту мәслихәт: тәмәке тарта башлау яман шеш авыруы барлыкка килүгә беренче адым ясау ул. Белгечләр дәлилләвенчә, тәмәке тарту нәтиҗәсендә ирендә, телдә, йоткылыкта, үңәчтә, ашказанында, ашказаны асты бизендә, бавырда, сулыш юлларында, бөерләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә дә тәмәке кабын ачып, авызыңа тәмәке капканчы ныклап уйлау хәерлерәктер, минемчә. Чөнки тәмәкене сатып алып булса да, сәламәтлекне кире кайтарып та, сатып алып та булмый.

     Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартудан баш тарту буенча Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте. Һәр класс җитәкчесе аның зыяны турында аңлатып, презентацияләр карадылар. Шулай ук урамда “Тәмәкенең зыяны” исемле буклетлар таратылды.   

        Озын сүзнең кыскасы, тартмасагыз башламагыз, тартсагыз бүгеннән үк ташлагыз!

Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

 



К списку новостей