• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Илексаз мәктәбендә - очрашу

Опубликовано: 11.10.2017

 Куркыныч та, кызыклы да булган һөнәрдер - җинаятьчеләрне эзләүче   һөнәре. Әлеге хезмәткәрләрнең төп бурычы - җәмгыятьтә гаделлек саклау, җәнҗал, гауга куптаручыларны, башбаштаклык эшләүчеләрне тыю. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куялар. Бу хезмәт йөз ел элек барлыкка килсә дә, аның тарихи тамырлары Киев вакытларына барып тоташа. Борынгы Русьта Ярослав Мудрый кануннар җыелмасы булдыра. Ул “Рус дөреслеге” дип аталып, кешеләрнең хокук нормаларын тәртипкә сала. Әлеге кануннарны  җинаять  кодексына беренче баскыч дип атарга була. XIX гасырда Петербургта һәм Мәскәүдә әлеге хезмәт бик югары дәрәҗәдә куелган була. Ләкин 1917 елдагы инкыйлабтан соң бик күп дәүләт органнары юкка чыга. 1918 елның 5 октябрендә НКВД төрле шәһәрләрдә  җинаять эзләү бүлекләре  ачу  турында карар чыгара. Шуннан соң, 5 октябрь - Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне итеп кабул ителә. 

      Илексаз мәктәбе укучылары атнага бер тапкыр нинди дә булса һөнәр ияләре белән очрашу уздыра. Менә бу юлы да без очрашуга 20 елдан артык гомерен җинаятьчеләрне эзләүче   һөнәренә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гәрәев Риф Миңнулла улын чакырдык. Берсеннән-берсе куркынычрак  җинаятьләр  кылучылар белән эш иткән Риф абый укучыларның сорауларына тыйнак кына, төгәл итеп җавап бирде. Укучыларны бу һөнәр белән таныштырды, уку йортларын, алардагы  таләпләрне аңлатты. 

    Укучылар бу һөнәр белән бик кызыксындылар.



К списку новостей