Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
Бездә очрашу
Опубликовано: 26.09.2016“Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз”, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә бездә бүген балаларга үз шәҗәрәләренең тарихын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү, туган төбәкнең тарихи урыннарын белү кирәк, дигән максат белән “Тамырлар” фонды белән Сарманның “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре кунакта булдылар.
Иң элек Марат абый Туйкин эш барышы белән таныштыргач, Әлфия Фәрит кызы шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. “Шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шаҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Димәк, без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм 7 буын бабаларыбызны белергә тиеш. Алар белән горурланырга тиешбез. Шуңа күрә “Сарманның “Туган якны өйрәнү музее” укучылар өчен конкурс уздыра, барыгыз да катнашырсыз дип өметләнәм.
Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк.
К списку новостей