• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы №2

Мәктәп фәнни бәйгенең йомгаклау турында катнашучыларны кабул итте.

Опубликовано: 28.02.2018

27 нче февраль көнне мәктәбебездә республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары үткәрелде. Укуларда сайлау алды турыннан үткән фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясаучы укучылар, рәсем, иҗади конкурс җиңүчеләре, театр коллективлары, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр катнашты. Аларның эшләрен Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миннеголов, филология фәннәре докторы,  Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, шагыйрә Рәзинә Мөхияр, филология фәннәре кандидаты, Казан гимназиясе укытучысы Хәнә Хәйдәрҗан кызы Сөләйманова, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина-Нигъматуллина, район мәгариф бүлеге методистлары, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин, Сарман мәдәният йорты директоры Гөлүсә Әзһәр кызы Галиева, Җәлил мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәвия Раудат кызы Гыйниятуллина, районның “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү” музее директоры Дания Мәмдүх кызы Кәшипова, Җәлил бистәсенең Хезмәт даны һәм туган як музее җитәкчесе Галиәхмәтова Альмира Әнәс кызы,  Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбенең директор урынбасары Гөлия Нәбиулла кызы Замалиева, "Сарман" мөхәррият үзәге  филиалы директоры Альбина Әшрәфулла кызы Сабирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова, Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе директоры Гөлйөзем Мохтәр кызы Гыйльметдинова һәм укытучылары бәяләделәр.

Бүгенге чараның иң кадерле кунагы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкия апа булды. Аның истәлекләрен ишетү, үзен күрү хәтердә калырлык вакыйга булды. Ветеран укытучы, Аяз аганың авылдашы Зөлфия апа Туктарова, Нәкия апаның авылдашы, Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе, шагыйрә Әнисә Минһаҗева чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды. Чара турында репортажны ТНВ каналының “Яңалыклар” тапшыруы күрсәтте.



К списку новостей