• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы №2

“Тукай” айлыгына нәтиҗә ясалды

Опубликовано: 05.05.2017

Татар теле һәм әдәбиятына, халкыбызның тарихына, сәнгатенә һәм мәдәниятенә багышланган айлык тәмамланды. Айлыкның соңгы атнасын без бөек шагыйребез истәлегенә багышладык. Ул “Тукай атналыгы” исеме астында узды.  
Атналык Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесеннән башланып китте. Бәйге җиңүчеләре бистәнең традицион Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау хокукын яуладылар. Шигырь бәйрәме 26 нчы апрель – шагыйрьнең туган көне көнне үтте. Анда 2 нче “а” сыйныфы укучысы Масалимова Раяна, 5нче”б” дан Гарипова Альбина, 11 нче “б” дан Нургалиева Ландыш чыгышлары өчен Җиңүче дипломына лаек булдылар. 25 нче апрельдә бер төркем укучылар бистәнең Хезмәт Даны музеенда үткәрелгән әдәби-музыкаль  кичәдә катнаштылар һәм бик матур тәэсирләр белән кайттылар.
27 нче апрель көнне бистәкүләм әдәби бәйге оештырылды. Анда  мәктәпләрнең 8нче сыйныф укучыларыннан торган биш кешелек өч команда көч сынашты. Квест кагыйдәләре буенча командалар бистәнең төрле оешмаларында булып, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, республикабызның географиясе буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чараны оештыруда хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен, бистәнең ветераннар советына, “Девон” кафесына, Боз сарае, “Батыр” спорт-сәламәтләндерү үзәгенә, “Бүләкләр” кибетенә, балалар китапханәсенә зур рәхмәт белдерәсе килә. Укучыларның эшен тикшерүдә Хезмәт Даны музее, Җәлил үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Әнвәр Төхватуллин, Фәйрүзә Хәбибуллинаның өлеше искиткеч зур булды. Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучысы Ландыш Камил кызы Шәйдуллина инициативасы белән башланган эш әнә никадәр оешмада теләктәшлек тапты. Квестның масштабын тагын да киңәйтергә кирәк дигән фикер туды.  Командалар бистә башлыгы Л.М.Бадиков имзалаган Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Татар халкының гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән беренче мәктәп командасы  -”Милли җанлы команда”, Г.Тукай иҗаты буенча сорауларга тулы җаваплары белән икенче мәктәп командасы – “Иң әдәби команда", халкыбызның күңел җәүһәрләрен иң шәп белүче гимназия командасы – “Иң тапкыр команда” исеменә лаек булды. Чара тыл ветераны  Илгизә апа  белән очрашу белән төгәлләнде. Бүгенге матур тормышта яшәвебез, иркенләп белем ала алуыбыз, имин көнебез өчен без әнә шул буын вәкилләренә, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына бурычлы булуыбызны онытмаска тиешбез.
Атналык “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара белән төгәлләнде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаскарова Л.М. кызы оештырды. Изге җомга көнендә шагыйрьнең якты истәлеген балалар китапханәсендәге чарада да искә алдылар. Анда Г.С.Нуртдинова җитәкчелегендә укучылар катнашты.
Майның беренче атнасы безне “Татар җыры” фестивале белән сәламләде. Җиңүчеләрне бүләкләү әнә шул фестиваль кысаларында булды.

 



К списку новостей