• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы №2

Тукай айлыгында - «Экология атнасы»

Опубликовано: 26.04.2017

Тукай аеның өченче атнасы экологик проблемаларга багышланды. Атна барышында укучылар төрле чараларда табигатьне саклау, республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы,  татар халкының табигатькә мөнәсәбәтенең әдәбиятта, рәсем сәнгатендә чагылышы мәсьәләләрен өйрәнделәр.
Атналык 5 нче сыйныфлар өчен әзерләнгән “Экологик кичә”дән башланды. Аны Л.Ф.Ихсанова белән Л.Ф.Евстафьева үткәрделәр. Шулай ук “Әбием сандыгында ниләр бар?” чарасы да укучылар күңеленә хуш килде. Монысы алтынчылар өчен оештырылды.
Салимҗанова А.И. укучылары берничә сыйныф укучыларын “Сәламәтлек театры” тамашасына дәштеләр. Тамаша барышында укучыларга дөрес туклану, табигать законнарын үтәп яшәү турында бик үтемле киңәшләр бирелде.  
Атналык экология дәресләренә бай булды. Аларны сыйныф җитәкчеләре, табигать белеме белән бәйле предметларны берләштерүче методик берләшмә укытучылары  да, өлкән сыйныф укучылары да үткәрде. 9 нчы сыйныф укучылары Кәримова Г. Һәм Бакирова Э.үзләренең чыгышларын Г.Ахуновның “Хәзинә” романы белән бәйләделәр. Алар яшьтәшләрен хәзинәбезнең кара алтын гына түгел, ә тирә-як мохит тә булуын, аны саклап яшәргә кирәклеген әсәрләр эчтәлеге аша җиткерергә тырыштылар.  
Атналык барышында “Янәшәбездә - яшел аптека” дип исемләнгән макетлар күргәзмәсе эшләде. Чарада башлангычлар, урта сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәтте. Шулай ук экологик проблемалар турында сөйләүче проектлар, стена газеталары бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе турында уйланырга мәҗбүр итте.
21 нче апрель көнне Казанның баскет холлында татар теленнән V Халыкара олимпиадасының йомгаклау тантанасын үз эченә алган “Туган тел” форумы булды. Анда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Районыбыз данын яклаучылар арасында мәктәбебезнең 9 а сыйныфы укучысы Әлмиева Резедә дә бар иде. Резедә олимпиаданың оештырылуын бик ошаткан. Ул Тукай-Кырлайда булуы, республикабызның атаклы кешеләре, дәүләт җитәкчеләре белән очрашуы, Камал театрында И.Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклен карый алуы һәм әллә ничә төбәктән, чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән иркенләп татарча сөйләшеп, аралашып, яңа дуслар табып кайтуы белән бәхетле булуын әйтә. Ә без шундый милли җанлы кызыбызга уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз.
 



К списку новостей