• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Җәлил икенче номерлы мәктәбендә – семинар

Опубликовано: 03.11.2015

2 ноябрь көнне Җәлил икенче номерлы мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте. Әлеге семинар “Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле” темасын яктыртты.

Килгән кунакларны Мәктәп Парламенты әгъзалары каршы алды. Укучылар кунакларны мәктәп тормышын яктыркан кургәзмәгә озаттылар. Әлеге күргәзмә Салихова А.Р. җитәкчелегендә оештырылды. Монда мәктәп укучыларының, укытучыларының кул эшләре, рәсемнәре, картиналары һ.б. төрле сәләтләре белән танышырга мөмкин иде.

Семинар актлар залында дәвам итте. Биредә Сарман районының төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар педагогия өлкәсендә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук Җәлил икенче номерлы мәктәбенең директоры Латифуллина Г.Ф., тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе Ихсанова Л.Ф. чыгышларын тыңлап үттек. "Укучылар тормышында, тәрбиясендә мәктәп әһәмиятле урын алып тора. Шуңа күрә укытучылар, сыйныф җитәкчеләре белем белән тәрбия дәресләрен янәшә алып баралар", - Лилия Фаиз кызы. Шунлыктан укучылар мәктәп тормышында да актив катнашалар. Әлеге чарада да укучыларыбыз чыгышларын карап үттек, моңлы җырлары, матур биюләре күңелләрне сөендерде.

Семинарның практик өлешендә Җәлил икенче номерлы мәктәбе укытучылары әзерләгән мастер-класслар каралды. Алар түбәндәге темаларга багышланган иде: Шайдуллина Л.К. “Мәктәп гәҗите аша укучыларның талантларын үстерү”, Ландыш Камил кызы мәктәптә гәҗит чыгару серләре белән таныштырды. Хамидуллина А.Х. “ЮИД мәктәп түгәрәгендә интерактив уен”, Санталова Т.Н., Мияссарова Л.К. “Класстан тыш һәм дәрес барышында башлангыч мәктәп укучыларын бердәмләү методлары”. Харисова И.М. “Мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту методлары. Театр карау”. Биредә укытучы чыгышыннан тыш, балалар тарафыннан оештырылган театр да карап үттек. Габидуллина Г.И. “Үз-үзеңә бәя арттыру тренингы”, Әлеге тренинг укытучылар күңеленә аеруча хуш килде, һәркем үз өчен яңалык ачкандыр дип уйлыйм. Имаева И.Х. “Педагог-оештыручылар утырышы”. “Әлеге мастер-класслар кызыклы һәм мавыктыргыч булды, замана балаларының холкын, таләпләрен, омтылышларын аңларга ярдәм итә”, - дип фикерләрен бүлештеләр укытучылар.

Әлеге теманы дәвам итеп, раслап, Шакирова Г.В. “Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле” чыгышы тыңладык, педагог-психолог Галялиева В.Н., башлангыч сыйныф укытучылары Ризатдинова Э.Х., Бадриева Ф.Р. докладлары белән таныштык. “Классное содружество” программасы буенча Хусаенова В.Р., “Семьеведение” – Габдрахманова Р.Р. чыгышларын карап үттек.

Һичшиксез, килгән кунаклар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар укучыларны тәрбияләү, алар белән сыйныфтан тыш чараларны оештыру буенча яңа белем, тәҗрибә алдылар. Семинарның әһәмияте дә шул.

Алсу Сәлимҗанова,

Җәлил икенче номерлы мәктәбенең

«Яшь хәбәрче» түгәрәге җитәкчесе



К списку новостей