• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Хезмәттәшлек авырлыкта беленә...

Опубликовано: 09.02.2015

Мәктәп ишегалды тынып, тынычланып калган. Монда инде аркылы –торкылы яткан торбалар да, коелып-чәчелгән кирпеч калдыклары, куптарылып атылган калай кисәкләре дә юк. Алар барысы да җыелган, мәктәп яны алардан чистартылган. Соңгы ике-өч көндә гөрләп эшләп утырган зур-зур йөк машиналары, янгын сүндерү хезмәте техникасы, күтәртү җайланмалары хәзергә  күренми. Берсен-берсе куәтләп, көч биреп тырышкан ир-егетләрнең дә тавышлары ишетелми. Тик бу озакка түгел. Икенче санлы Җәлил мәктәбендә узган атнаның дүшәмбесе көнне  табигый бәла-каза аркасында  килеп чыккан җимерелүне төзәтәсе, мәктәпне түбәле итәсе, аның актлар залын төзекләндерәсе бар әле....  

2 февраль көнне булган көчле җил кичке сәгать сигезләр тирәсендә мәктәпнең түбә калайларын бөтен каркасы белән төбеннән үк каерып куптарып атты.  Түбәдән очкан бар нәрсә: калай кисәкләре, торбалар күбесенчә  мәктәпнең бер канаты булган актлар залына төште. Шуңа да ул, түбәдән кала, иң нык зарар күргән урынга әверелде.  Аның бер як стенасы җимерелде, ике тәрәзәсе ватык, запас ишекләре зарарланды, андагы  җылылык системасын да төзәтергә кирәк. Килгән зыян бик зур булса да шунысы сөендерә: кешеләр  зарар күрмәде,  имгәнүчеләр, үлүчеләр юк. 

Бәхетсезлек турында хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Тиз арада Гадәттән тыш  хәлләр  хезмәтенә, район мәгариф бүлегенә хәбәр ителде. Тиешле оешмалар барысы да аякка бастырылды,  алар эшне бик оператив оештыра алдылар.  

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе Ф.М. Хөснуллин, аның ярдәмчесе Л.Һ. Нуртдинов, Җәлил бистәсе башлыгы И.Ф. Вафин, “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчесе М. Ш.Каюмов, аның урынбасары Р.М.Шәйхетдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.С.Гыйләҗева  мәсьәләне урында хәл иттеләр. Мәктәпне карап чыккан соң, җимерелү, аның нәтиҗәләрен юкка чыгару планы төзелде һәм шундук чаралар күрелә башлады.

Сишәмбе көнне иртән районыбызның барлык оешмаларыннан диярлек ярдәм кулы суздылар. Мәктәпләр, балалар  бакчалары, мәгариф бүлеге, җирле совет, авыл җирлекләреннән, Җәлил җылылык челтәре, торак-коммуналь хезмәт коллективларыннан ир-егетләр мәктәп янын чистарту, җимерекләрдән арындыру эшенә керештеләр.    “Җәлилнефть” идарәсе, шәхси эшмәкәр Ахмадуллин И.М. техника белән ярдәм иттелләр. Ә 32 янгын сүндерү часте егетләре мәктәпнең түбәсен тикшерделәр, биеклектә эшләделәр.

Укытучыларга, ата-аналарга, укучыларга “Инде нишләрбез?” дип озак  кайгырырга туры килмәде. 3 февраль көнне үк укучыларны бистәнең башка мәктәпләре каршы алды. Башлангыч сыйныфларны гимназия, урта һәм югары сыйныфларыбызны беренче санлы мәктәп үз канаты астына сыйдырды. Укыту-тәрбия процессына зыян килерлек булмады.  Хезмәттәшләребез безгә   уңайлы шартлар тудырдылар, кабинетлар белән тәэмин ителештә, укучыларны урнаштыруда, төшке аш ашатуда бернинди кыенлык тумады.

Дуслык, хезмәттәшлек авырлык килгәндә беленә, дигән халкыбыз. Авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга, проблеманы тиз арада чишәрлек  эшлекле карарлар кабул иткән җитәкчеләргә, укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны сыендырган мәктәп коллективларына рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү эшләре дә шулай тиз хәл ителеп, мәктәбебезнең  ишекләре  озак көттерми ачылыр, ул тагын балаларның шат авазларына күмелер дигән теләктә калабыз.

Җәлил бистәсенең икенче санлы урта гомумбелем бирү  мәктәбе коллективы



К списку новостей