Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23 |
Телефон: | +7(855)-596-76-17 |
E-Mail: | dzalilsch2@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Джалильская СОШ №2" |
Руководитель: | Гарипова Альбина Ильфатовна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 734 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогических работников |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
С Днем рождения
Опубликовано: 09.01.2015
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Җаны мәхәббәттән яралган укытучы дөньядагы һәрнәрсәгә сокланып карый. Укытучы сабый күңеленә ачкыч таба белә, балалар өчен янып яши, аларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп тора, һәрберсендә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята, эшлекле, белемле, һөнәрле, әхлаклы булырга чакыра.
Хөрмәтле Рафис Галимҗан улы! Сез әнә шундый дәрәҗәгә ия булган укытучы, җитәкче. Күпсанлы укучыларыгыз, укытучылар исеменнән без сезне матур гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
К списку новостей