• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет ул...

Опубликовано: 14.08.2014

Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев кабатлаган бу юллар, минемчә,  2014 нче елның 10 - 12 нче августында башкалабызда  узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган VI Бөтенроссия съездының  асылын ачкан канатлы сүзләр булды кебек. Аның эшендә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән делегатлар, республикабызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының  мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Безнең районны башкарма комитетның мәгариф бүлеге методисты Р.К.   Билалова  һәм, татар теле әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе буларак,  мин күрсәттек.

Секцияләрдә һәм пленар утырышта докладлар һәм чыгышларда, фикер алышуларда сүз татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, милли мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне оештыру, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бурычлар турында барды. 

Съезд эшлекле оештырылган иде. Аның һәр көне  республикабыз мәгариф сәясәтенең төп бурычын, ягъни  иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телләрендә дә иркен аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү бурычын хәл итәргә этәргеч бирерлек нәтиҗәле эш формаларын тәкъдим итте,  алдынгы тәҗрибәне күрсәтте. Без Казан шәһәре,  Саба муниципаль районы белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән таныштык.  Һәр мәктәптән, һәр балалар бакчасыннан барыбыз да хезмәттәшләребезнең уңышларына, һөнәри осталыкларына  сокланып, горурланып чыктык.  Белем учакларының  һәрберсенең үз йөзе,  белем һәм тәрбия бирүдә сыналган үз традицияләре, системалары бар.  Алар шуның белән көчле.

 Казан инде ул безне һәрчак сокландыра. Ул – милли кыйблабыз, алдынгы укыту-тәрбия үзәге, көннән-көн үсә, яңара торган  искиткеч гүзәл мәркәзебез. Ә Саба җиренә күбебез беренче тапкыр аяк бастык һәм халкыбызның тырышлыгына, дус, тату яшәвенә, җитәкчелек тарафыннан мәгарифкә булган карашка тагын бер кат шатландык.  Таң калуыбызны Шәмәрдән мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы Гөлсирә Госман кызы Мулласалиховадан да остарак  белдереп булмас:

Нинди генә җырлар җырланмаган

Гүзәл җирем Саба турында.

Байлык, муллык, нигъмәт ташып тора

Мәмәт нигез корган урында.

 Нигез дигәннән, безнең  өч көнебез дә  милли сәнгатебез белән хозурлану  белән тәмамланды. Съезд  ябылганнан соң Сабаның җырчы-биючеләре чыгышын, ә алдагы көннәрдә  “Әкият” татар дәүләт курчак театрында  Г.Кариев исемендәге Яшь башкаручылар театры  куйган  Туфан ага Миннуллинның “Нигез ташлары” һәм  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында якташыбыз МәдинәМаликова  әсәре буенча куелган “Соңгы риваять”   спектакльләрен карадык.   Оештыручылар монда да сынатмаган: нинди тирән мәгънәле тамашаларны сайлап алганнар. Берсе тәрбиянең, телгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәтнең  нигезе гаиләдә, гаиләнең көче нигез ташларына – аның әгъзаларына, буыннар ныклыгына бәйле икәнен ачса, икенчесе үткәнебездән гыйбрәт алырга, бердәм булуның никадәр мөһим булуын аңларга этәрде.    

Гомумән, съездда “Бергә булыйк, бердәм булыйк” чакыруы һәр чыгышта яңгыраш тапты. Минем дә шулай диясем килә. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш, милли  үзаң тәрбияләү өчен барлык фән укытучылары, тәрбиячеләр, әти-әниләр, әби-бабайлар, иҗтимагый оешмаларның бердәм булуы кирәк. Ерак гасырлардан ата-бабаларыбыздан мирас булып калган телебез, мәдәни мирасыбыз без яшәгән чорда югалмасын  дисәк, безнең уртак тырышлыгыбыз, җиң сызганып бердәм эшләвебез мөһим.   

Ландыш Шәйдуллина , икенче санлы Җәлил урта мәктәбе



К списку новостей