• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Гасырлар өнен тыңлаганда....

Опубликовано: 21.05.2014

17 нче май көнне мәктәбебездә күренекле әдәбият галиме, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Гасырлар өнен тыңлап..." исеме астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция  үткәрелде.

Конференцияне  оештыручылар:

·    Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге

·    “ТАТМЕДИА” ААҖ

·    “Безнең мирас” журналы редакциясе

·    Сарман  муниципаль районы  башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Пленар өлештә  кунакларны мәктәбебез директоры Р.Г.Хәбибуллин,  район Башкарма комитеты белгече З. Ә. Вафина,  Җәлил бистәсе Советы идарәчесе Э.Н.Булатова, мәгариф идарәсе методисты Г.Р.Шәйхразыева, бистәнең Хезмәт даны музее хезмәткәре Галиәхмәтова А.Ә.,   ТР Язучылар Берлеге әгъзасы, шагыйрә Р.Ф.Ахунҗанова, Мөслимнән, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләреннән килгән әдәбият сөючеләр сәламләде. Күренекле әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Х.Й.Миңнегулов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Г. Тукай премиясе лауреаты,  Татарстанның халык шагыйре  Р.Гаташ, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Г.М.Дәүләтшин, “Безнең мирас” журналы редакциясеннән килгән Л.Лерон, Л.Гобәйдуллин, А. Гобәйдуллина, Алабуга институты укытучысы Ф.И. Габидуллина,  КФУ Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге укытучысы С.М.Трофимова, АГИМС укытучысы Р.А.Ласкова  секция эшләрендә  җитәкчелек иттеләр, кунакларны да, балаларны да матур чыгышлары белән куандырдылар. Конференциянең 7 секциясенә 12 районнан   90 якын эш кабул ителде. 2 нче турда 63 чыгыш тыңланды. Җиңүчеләр дипломнар һәм "Мирас" журналы бүләкләренә лаек булдылар.

Конференция нең фотомизгелләре белән "Фотолар галериясе"ндә таныша аласыз.



К списку новостей