• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Күңелләре били рәхмәт хисе

Опубликовано: 24.03.2014

Дәрескә кереп басуга, укытучы буларак, барыбыз да балаларның йөзләренә күз йөртеп чыгабыз. Сиңа ничә күз төбәлгән! Алар синнән яңалык көтәләр. Дәреснең мавыктыргыч булуы да, никадәр генә катлаулы булмасын, материалның үзләштерелүе дә хәзер инде синнән тора. Уйлап карасаң, никадәр җаваплылык салынган безнең иңнәргә. Шуңа да йокысыз төннәребез, иртә чал кергән чәчләребез мулдан безнең. Ләкин күңелебез, җаныбыз чиста, картаймый, тынгы белми. 11 нче сыйныф егетләре-кызлары янында без яшьлеккә,  нәниләр янында балачакка кайтабыз. Алар безгә сүлпәнләнергә ирек бирми, һәрчак шат, формада һәм хәрәкәтчән булуыбызны таләп итәләр. Бу - баланың табигатенә салынган сыйфат. Алар яңалыкка омтыла, эзләнә, өйрәнә...

        Балалар белән син дә эзләнәсең, һаман өйрәнәсең, үз өстеңдә эшлисең, камиллеккә омтыласың . Әгәр шулай булмасаң, син укучы өчен кызыклы була алмыйсың инде. Аның дәресеңдә янып торган күзләрен, куйган соравыңа җавап бирер өчен дәртләнеп кул күтәрүен күрергә телисең икән, юл бер - яңалыкны үз ит.

       "Ел укытучысы", гомумән,  һөнәри  конкурслар үзләренең әнә шундый яңалыкка  юнәлгән практик әһәмияте белән кыйммәтле. Үз күзең белән алдынгы тәҗрибәне күреп, нәтиҗәле эшләгән эш алымнары турында сөйләгән хезмәттәшләрең белән фикер алыша, шулар янында үзең дә нидер тәкъдим итә алу, чыннан да,  кыйммәт тора ул.  

       "Ел укытучысы – 2014" бәйгесенең зона этабыннан  без  әнә шундый фикер белән кайттык. Без дигәнем ул - беренче санлы Җәлил урта гомумбелем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, конкурсның район этабы җиңүчесе Илсөяр Марсель кызы Дәүләтова, 30 елдан артык гомерен балаларга "фәннәр патшасы" булган математиканы укытуга багышлаган Сарман гимназиясе укытучысы Гөлгенә Мискәт кызы Гыйльфанова һәм мин, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Камил кызы Шәйдуллиналар. Бәйге 17-18 нче март көннәрендә Алабуга шәһәренең Скотарь Валентина Дмитриевна җитәкләгән 9нчы санлы мәктәбендә булды. Ике көн буена  5 районнан: Түбән Кама, Зәй, Сарман, Алабуга, Мамадыш шәһәреннән килгән 15 укытучы дәрес, аңа үзанализ ясау, мастер-класслар бирү осталыгында  көч сынаштылар. Минем бу бәйгеләрнең барышын тасвирлыйсым килми, ә шушы конкурсантларны кабул итүче мәктәпнең педагогик коллективы, аның укучылары,   анда хөкем иткән  уңай хисси халәт, искиткеч җылы мөгалләмә хакында язасым, шуның өчен аларга чын күңелдән рәхмәт хисләребезне белдерәсем килә. Моңа конкурс алды көннәрендә генә ирешеп булмый. Бу коллектив, димәк, һәрвакыт шулай яши, шулай эшли. Балаларның күзләрендәге кызыксынучанлык, укытучылардагы хезмәттәшлек, мәктәп җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә сынаулар җиңеләя, авырлыклар кими икән. Ачык дәрес – укытучыга нерв киеренкелеге бирә торган эшләрнең берсе дисәм, берәү дә кире какмас дип уйлыйм. Ә менә мондый мәктәптә, сине аңлаучылар һәм ярдәм кулын сузарга әзер торучылар янында, үзеңне башкача хис итәсең икән,  көч-куәтең  арткандай була. Бу белем учагының диварларыннан ук җылылык  бөркелә диярсең.

      44 класс-комплектта 1087 укучы белем алган мәктәптә конкурсантларга эшләү мөмкинлеге тудыру, барысын күреп, алдан җайлап һәм әзерләп кую җиңел булмагандыр. Безгә, шушы хезмәтнең әҗерен күрүчеләргә, бик уңайлы һәм тыныч булды. Укучыларның  төпле белемнәре, аларның тәрбияле һәм эчкерсез булулары да  сезнең зур хезмәтнең нәтиҗәсе.

     Башкалар өчен әйтә алмыйм, мин ачык  дәрес өчен   10 нчы сыйныфның рус төркемен сайлап алганнан соң, бераз югалып та калган идем. Рус җирлеге, бөтенләй белми, сөйләшми, сөйләшергә теләмәгән (алай да булырга мөмкин бит) балалар булса, кызыксынмасалар, кирәк тапмасалар, нишләрмен дигән икеле-микеле уйлар күңелне тырмап торган иде. Гел юкка булган! Шуңа да шәхсән үземнең исемнән татар теленә кызыксыну, хөрмәт тәрбияли алган мөгаллимә Ибраһимова Гөлшат Илсур кызына ( ул мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары да), җилдәй җитез  Гарданова Хәлимә Вәзир кызына, барыбызга ярдәмгә ашыккан информатика укытучысы Светлана Владимировна Боровлевага, тәмле ризыклары белән сыйлаган пешекчеләргә, барысына да рәхмәтемне белдерәм.

         Йөзегездә бүгенгедәй якты елмаю сүнмәсен, иҗади дәртегез сүрелмәсен, уңышларыгыз арта гына барсын иде.  



К списку новостей