• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Картлар күңеле пыяла — җиргә төшсә уала…

Опубликовано: 12.10.2013

   Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бистәбездә   Өлкәннәр ункөнлегенең быелгысы да чараларга бик бай булды. Аның кысаларында әби-бабайларны мул табын артына бергә җыйдылар, концертлар күрсәтелде, Бөек Ватан сугышы ветераннары, гомер көзләрен ялгыз гына үткәрүче пенсионерларның хәлләрен белештеләр, чит кеше ярдәменә мохтаҗларга бакча, йорт эшләрендә булышу өчен “Ярдәмгә ашыгабыз!” акциясе дә  игълан ителде. Дөрес, болар бездә бәйрәмдә генә түгел, ел әйләнәсе башкарыла торган эшләр. Өлкәннәр көнендә аларга игътибарның бермә-бер артуы – гадәти хәл.     Бүгенгесе көндә бистәбездә 130 урынга исәпләнгән Картлар һәм инвалидлар йорты бар. Җитәкчелек эше дә хатын-кыз җилкәсендә. Салахова Минзөлфия Минзаһид кызы биредә яшәүчеләрнең барысын тигез күреп, ятимлекләрен тоймасыннар дип тырыша. Кызганыч, әлеге йортта яшәүчеләрнең күбесе  татарларга туры килә. Мондый күренеш мөселман кешесе өчен оят, әлбәттә. Язмыш дигәнне узып булмый шул. Ни язганны күрергә туры килә инде бичара бәндәләргә. Менә кемнәргә кирәк ул кадер–хөрмәт.   3 нче  октябрь көнне мин дә 6б сыйныф укучыларым белән карт­лар йор­ты­на юл тот­тык. Мак­са­ты­быз: карт­лар йор­тын­да көн кү­рү­че әби-ба­бай­лар­га бәйрәм күчтәнәчләре бирү, аз­га гы­на бул­са да кү­ңел­лә­рен кү­тә­рү иде.
  Без­не
чис­та, ма­тур би­на­га ур­наш­кан карт­лар йор­ты ишек­лә­рен киң ачып, әлеге йортның культорганизаторы Салахова Гүзәл Дамир кызы каршы алды. Тик тышкы яктан бик матур, иркен булып күренгән йортның эченә үткәч кенә, күңелне ниндидер моңсулык биләде. Шау - гөр килгән укучыларымның тавышларын ишетептер инде, кайсы култык таягы белән,  кайсы гарипләр арбасында тәгәрәп,  бүлмәләреннән берәм-берәм әби-бабайлар чыкты. Йөзләрендә моң, сагыш эзләре бер мәлгә дә сүрелмәгән өлкәннәрне күргәч, укучыларым тынып калды, күңелләрендә  ничек тә булса аларның кәефләрен күтәрү, сагышларын тарату теләге туды. «Әй, ке­ше­ләр, га­зиз әти-әни­лә­ре­гез­не, яр­дәм­гә мох­таҗ өл­кән ту­ган­на­ры­гыз­ны таш­ла­ма­гыз, карт­лык кө­не­гез ту­рын­да ал­дан уй­ла­ны­гыз!»- дип кыч­кы­ра­сым ки­лде минем шул минутта.   Һәр­бе­ре­без тәм­ле тел­лә­ре­без, җы­лы сүз­лә­ре­без, як­ты ка­раш­ла­ры­быз­ны кыз­ган­мый­ча, әби-ба­бай­лар­ның хәл­лә­рен бе­ле­шер­гә, һәр­бер­се бе­лән ае­рым-ае­рым исән­лә­шер­гә,  күчтәнәчләребезне тапшырырга ашыктык. Алар­ның кай­бер­лә­ре - урын өс­тен­дә, кай­бер­лә­ре ин­ва­лид ко­ляс­ка­сын­да иде.
Бүләкләрен кулларына тоткан, балаларча шатланган, шул шатлыктан күз төпләрендә яшь тамчылары барлыкка килгән  олы яшьтәге абый-апалар белән сөйләшеп тә алдык. Петров Сергей Павлович әлеге йортта яшәүчеләрдән бердәнбер сугыш ветераны икән. Яше дә зур шул: 1924 нче елгы икән. Утырып-ятып кына тора үзе хәзер. Ә менә Жиһангирова Лена Фатиховнаның кулындагы бәйләм энәләре уйнап кына тора. “Яшь чагымда буш вакытым булганда гына кулга эләккән энәләрем хәзер кулдан да төшми, балакайларым. Вакыт монда артыгы белән бит ул!”- ди Лена апа. Гүзәл Дамир кызы мактап та алды үзен. “Алтын көз” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар монда. Лена апаның бәйләмнәре шактый урын алып тора анда. Нинди генә кул эшләре тотмый монда яшәүчеләр: картиналар ясыйлар, бисер белән эшләүне дә якын иткән алар...  Әлеге күргәзмә белән танышкан арада яныбызга шат күңелле, көләч йөзле,  кулына яңа гына җыелган кишерләр тотып, бер ханым керде. Без инде аны биредә эшләүче дип кабул иттек. Баксаң, биредә яшәүче Грачёва Елена икән. Монда яшәвенә уфтанмый да ул. Бирегә килгәч, үзенә тормыш иптәше дә тапкан:  Балтачев Равил абый белән гаилә учагы да тергезеп җибәргәннәр. Озын җәй буена бакчада яшелчәләр үстергәннәр. Шул мул уңышны җыеп йөрүләре икән. Балалар белән бик тиз аралашып китте Елена апабыз. Үзенең авыр хезмәт юлы турында бик кызыклы итеп сөйләп бирде. Биредә дүртаяклы дуслары да бар икән: Сарбай белән Мурка.    Әйе, без әби-ба­бай­лар­ның кә­е­фен кү­тә­рер өчен их­лас ты­рыш­тык. Өл­кән­нәр без­не яра­тып, күз яшь­лә­ре аша кү­зәт­те­ләр, рәх­мәт­ләр әй­тә-әй­тә, из­ге те­ләк­лә­- рен теләп озатып калдылар. Ә күз карашлары автобуслар йөргән якта... Кемнәрнедер өзелеп-өзелеп көтәләр. Тик  бу йортка хәл белергә килүчеләр генә юк дәрәҗәсендә...  Кайтыр юлга чыктык. Бе­рәү дә ша­яр­мый да, уй­на­мый да. Һәр­кем үз уй­ла­ры­на чу­мып атлый. Кө­ле­шә-кө­ле­шә кил­гән уку­чы­лар­ны, әй­тер­сең лә, ал­маш­ты­рып куй­ган­нар. Карт­лык... Ял­гыз­лык... Моң­су ка­раш­лы әби-ба­бай­лар... Яңа гы­на карт­лар йор­тын­нан чык­кан һәр­кем­нең уй­ла­ры шул ти­рә­дә бө­те­рел­гән­дер, мө­га­ен.   Кичен телефоным шалтыраудан туктамады. Ата-аналар икән. “ Бик изге эш кылгансыз. Балаларыбыз өчен сөендек без. Рәхмәт сезгә! “- диде алар. Димәк, бүгенге көн дә заяга узмаган...                                                                 Алфинур Флер кызыГарифуллина, икенче номерлы Җәлил урта  мәктәбенең  6 нчы б сыйныфы җитәкчесе



К списку новостей