• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Кече Универсиада бергә җыйды

Опубликовано: 04.06.2013

     Бик-бик тиздән Казанда  XXVII Халыкара Җәйге Универсиада уеннары башланып китәчәк. Аңа әзерлек турында телевизор экраннарында, радиода,  матбугатта, интернет челтәрендә дә гел сөйләп, язып, күрсәтеп торалар. Язсыннар һәм сөйләсеннәр! Шулай булырга тиеш тә! Безнең башкалабыз моңа бик лаек.  Республикабызның даны еракларга таралсын өчен, бер дигән мөмкинлек бит бу. Ни өчен дисәгез,  FISU (студентлар спортының халыкара федерациясе, аңа 141 ил керә) оештырган Универсиада - Олимпия уеннарыннан соң дәрәҗәсе буенча икенче урында торучы халыкара спорт уеннары.  Тагын Универсиада Россиядә бары бер генә тапкыр — 1973 нче  елда Мәскәүдә үткән.  

      Зур әһәмиятле бу вакыйганы без түземсезлек белән көтәбез.  Мәктәпнең һәр кабинетында Универсиада турында сөйләүче стендлар булдырылды. Бу стендлардан уеннарның тарихы,  символлары, талисманы, ярыш төрләре турында тулы мәгълүмат, үзеңне кызыксындырган сорауларга җаваплар табып була. Башлангыч сыйныф укучылары Универсиадага багышлап бик бай кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Мәктәп диварларындагы Универсиада турындагы стена газеталары да кызыклы. Аларны 5, 6, 7 нче сыйныфларда укучы малайлар һәм кызлар чыгарды. Газеталарда - аларның  иҗат җимешләре: шигырьләр, иҗади эшләр, өндәмәләр, рәсемнәр. Мәктәпкә килгән өлкәннәр бу газеталарны игътибарсыз калдырмыйлар. Әнә мәктәп спартакиадасын ачу тантанасында район башкарма комитеты рәисе урынбасары Индира Раисовна да безне нәкъ менә 5 нче а сыйныфы укучысы Домнина Дарина    сүзләре белән сәламләде, алга, яңа үрләргә чакырды. Спартакиада 15 нче майда үткәрелде. Без аны Универсиада көне дип атадык. Индира Рәис кызы белән бергә безне  Казан кунагы Рөстәм Гәрәфетдин улы Сәләхетдинов, бистә җирлеге башлыгы Ирек Фатыйх улы Вафин, Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары Рәйхан Мирсәлим улы Шәйхетдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Солтангир кызы Гыйләҗевалар сәламләделәр. Тантаналы линейкада матур шигырьләр яңгырады, "Карамель" бию төркеме хәрәкәтнең көчен күрсәтә торган дәртле бию бүләк итте. Бүләк дигәннән район җитәкчеләре безгә футбол туплары, ә нефтьчеләр  мәгариф бүлеге җитәкчесенә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең сертификатын тапшырдылар. Күрсәтелгән сумма  ятим балаларны сәламәтләндерүгә тотылачак.

     Линейка ябылу белән спорт уеннары башланды. Кемдер шашка-шахмат буенча көч сынашты, кемдер волейбол, бадминтон, футбол уйнады, кемдер йөгерде, кемдер урыннан озынлыкка сикерде, өстәл теннисы уенында көчен сынаучылар да байтак булды.

     1-7 нче сыйныфларда бүген "Универсиада дәресләре" үткәрелде.  Аларда бистәдә эшләүче спорт түгәрәкләре җитәкчеләре, тренерлар катнашты. Алар укучыларга легендар спортчыларның, бистәдәшләребезнең спорттагы  казанышлары турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр. Бер сүз белән әйткәндә, без сәламәтлекнең нигезен хәрәкәт, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрсез яшәү тәшкил иткәненә тагын бер кат инандык. Әгәр синең җиңүгә ирешәсең килсә, син  сабыр, түзем, һәм бик тырыш булырга тиешсең. Максат куярга һәм бернигә карамый шуңа барырга кирәк. Киләсе Универсиаданың яшь спортчылары бүген парта артларында бит, киләчәк  безнең кулда икәнен онытырга ярамый.

      Бүгенге спорт бәйрәменнән әти-әниләр дә читтә калмады. Кич белән  4 нче сыйныфта белем алучы  укучылар, аларның  әти-әниләре "Күңелле стартлар" бәйгесендә катнаштылар. Уен бик кызу булды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде.

 6 июльдә ачылачак, ә ябылуы 17 июльгә каралган Универсиадада барлыгы 300дән артык медаль комплекты уйнатылачак, ә безнең мәктәп укучылары инде аларның берничә комплектын "алырга өлгерде".  Юни рәсеме төшкән бу медальләр ярышлар истәлеге булачак. Сез дә бездән калышмагыз, дуслар!

                                                                                                   Алия Хәмитҗанова, икенче санлы Җәлил мәктәбендә  чыгучы "Тамчы" газетасы хәбәрчесе, XI б сыйныфы укучысы



К списку новостей