• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Тукай безнең күңелләрдә

Опубликовано: 04.04.2013

3 нче апрель көнне 6 б классында "Тукай безнең күңелләрдә"дигән темага класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатенең максаты бөек татар шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы турында укучыларга сөйләү; шагыйрьнең шигырьләрен тыңлау; шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, табигатькә, хайваннарга карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Укытучы Шәрәфетдинова Р.Р. шагыйрьнең авыр балачагы турында сөйләде. Аның hәрбер шигыренең туган якка, табигатькә, хайваннарга багышланган булуын аңлатты. Шагыйрьнең шигырьләре туган якны яратырга, хайваннарга hәм табигатькә карата шәфкатьле булырга өйрәтүләрен әйтте.

Укытучы Шәйдуллина Ч.К. шагыйрьнең "Туган тел ", "Туган авыл " шигырьләренең бүгенге көндә дә укучыларның яраткан шигырьләре булуын сөйләде, чөнки туган телебезгә, ягыбызга булган хөрмәт hәм ярату хисләре hәр кешенең күңелендә мәңгелек яши.

Класс сәгатенең ахырында Габдулла Тукайга багышланган диск та күрсәтелде.



К списку новостей