Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23 |
Телефон: | +7(855)-596-76-17 |
E-Mail: | dzalilsch2@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Джалильская СОШ №2" |
Руководитель: | Гарипова Альбина Ильфатовна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 734 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогических работников |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
«Тамчы»да - балалар матбугаты
Опубликовано: 11.11.2017
9 нчы ноябрь көнне “Тамчы” иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр балалар матбугатында булган бөтен яңалыкларны белделәр. Балалар өчен булган басмалар белән аларны Җәлил балалар китапханәсе китапханәчесе Садыйкова Зилә Мөнир кызы таныштырды. Ул кызлар белән бергәләп иң кызыклы язмаларны барлады, теге яки бу журналның тарихы, рубрикалары турында сөйләде. Үзебезнең район яңалыклары белән таныштырып барган “Сарман” газетасы да читтә калмады. Укучылар аның сәхифәләрен дә укыдылар.
Шулкадәр күп газета-журнал белән кунакка килеп, яңа басмалар белән очраштырган, кызыклы материаллар белән уртаклашкан, матур идеяләр бүләк иткән Зилә Мөнир кызына зур рәхмәт.
Без мәктәп газетасының яңа номеры өчен материалларның темасын да билгеләдек. Ноябрь саны, гадәттәгечә, Әниләр көненә багышлана. Әниләр турындагы матур язмалар, рәсемнәр, фоторәсемнәр көтәбез. Материаллар 20.11. кадәр кабул ителә.
К списку новостей