• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Бердәмлеккә өйрәтүче дәрес

Опубликовано: 22.09.2017

Мәктәбебез “Яшьләр профсоюзны сайлый” республикакүләм акциясенә кушылды. Атналыкның иң кызыклы, эшлекле  чараларының берсе  – “Профсоюз дәресе” булды. Безнең өлкән сыйныф укучыларын иҗтимагый оешманың тарихы белән таныштырудан тыш, аның кеше, аеруча яшьләр тормышындагы ролен ачып бирәсебез килде. Моның өчен КФУ студентларының үз профкомнары турында ясалган видеоролигын файдаландык. Бүгенге мәктәп укучылары бик тиздән ВУЗ студентлары булачаклар. Әлегә  әти-әниләр,  укытучылар кайгыртучанлыгын һәрдаим тоеп яшәгән егетләр-кызларга алдагы тормышларында сыеныр урын булачагы турында сөйләүче язма иде ул.
Гомумән,  кеше  иҗтимагый оешмаларда үзенә яклау да, теләктәшлек тә таба ала. Андый оешмалар аз түгел. Дәресебезгә килгән кунаклар укучыларга шуны бик ачык күрсәттеләр. Бистәнең ветераннар советы рәисе Әнисә апа Минһаҗева өлкәннәр белән алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Аның һәр әби, һәр бабайны кайгыртуы,  аларның тормышларын бертөрлелектән арындыру өчен оештырылган чаралар өчен җан атуы залда утыручыларга да күчте. Бу апаның тынгысызлыгына соклану туды. Бистәнең хәрби учет өстәле хезмәткәре Халиуллина Эльвира Нәкыйп кызы районның әфганчылар, интернационалист сугышчылар оешмасы турында, үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләде. Егетләрне кызыксындырган армия тормышы турындагы сорауларга җавап бирде.
 Бистә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рафыйк Әзһәр улы Кәримов бистәнең  бүгенгесе, киләчәге хакында сүз алып барды. Укучылар аңа үзләрен борчыган сорауларны  бирделәр,  фикерләрен җиткерделәр.    Аларны игътибар белән тыңлады, сорауларга бик теләп җавап бирде.
Без: “Һәрнәрсә кешенең үзеннән тора,” – дияргә яратабыз. Тик бердәм булып, уртак теләк, уртак фикерләр белән яшәүчеләр булганда тормыш кызыклырак, нәтиҗәләр дә куанычлырак була. Бердәмлектә – көч. Ә Профсоюз - бердәмнәр оешмасы ул.
Ландыш Шәйдуллина, икенче санлы Җәлил мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе
 



К списку новостей