• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

“Тукай айлыгы”ның икенче атнасында

Опубликовано: 17.04.2017

 Мәктәбебездә “Тукай айлыгы” дәвам итә. Аның икенче атнасы  татар халкының рухи мирасына багышланды. Без аны “Халкыбызның күңел җәүһәрләре атналыгы” дип атадык. Бу атна да төрле чараларга бай булды. Атна 7 нче сыйныфлар  арасындагы “Әдәби КВН”нан башланды. 3 команда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белүдә ярыштылар.Чараны Нуртдинова Г.С. оештырды.
11 нче апрельдә традицион “Зирәк тиен” бәйгесендә катнаштык. Бу уку елында анда 91 укучы үзенең көчен сынап карады. Нәтиҗәләр май башында билгеле булачак.
Бу көнне мәктәпкә гармунчылар да килде. “Уйнагыз, гармуннар” чарасында гармун уйнарга үзлегеннән өйрәнгән Әлфия апа Сәгыйтова белән  Яхъя абый Замаев осталык дәресләре күрсәттеләр. Бер дәрес кысаларына гына сыешып булмады, шуңа да бу чара мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән халкыбызның югалып бара торган гореф-гадәтләре турында ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте. Гомерләрен нефтьче хезмәтенә багышлаган, ләкин әдәбияттан,  музыкадан аерылмаган өлкәннәр - үз фикерләрен, яшьләр үзләренекен белдерде. Кайдадыр бәхәсләштек, кайдадыр борчулар уртак булды.  Чарада бистә шагыйре Әнвәр Төхватуллинның  катнашуы ямь өстенә ямь булды. Ә 9 А  сыйныфы укучысы Булат Сөләйманов осталар алдында сынау тотты. Аның баянда уйнавын өлкәннәр югары бәяләделәр. Чараны Шәйдуллина Л.К. оештырды һәм алып барды.
12 нче апрель – “Халык ашлары көне” булды. Ул татар халык ашлары күргәзмәсеннән башланып китте һәм көне буена сузылган осталык дәресләре белән дәвам итте. Башта укучылар Гәмбәрия Рәис кызы Вәлиевадан  чәкчәк пешерергә өйрәнделәр. Аннан Фирая Ислам кызы Зиннәтуллина аларны гөбәдия пешерү серләренә өйрәтте. Мәктәбебез укытучылары Ләйсән Әнвәр кызы Галиева – кыстыбый, Энҗе Илсур кызы Вәлиева коймак пешерү осталыклары белән уртаклаштылар.
Шушы көнне Җәлил мәдәният йортында Әлмәт драма театры “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен күрсәтте. Ул - якташыбыз Аяз Гыйләҗев әсәре. Баш рольне дә якташыбыз Эдуард Латыйпов башкарды. Искиткеч матур, уйландыра торган тамаша булды бу. Театр коллективына зур рәхмәт.
Атнаның сыйныф сәгатьләре төрле темаларны үз эченә алды. Кайберләре космос турында әңгәмә алып барды, кайсыларында  “Экология дәресләре” оештырылды. Берничә сыйныфта  дөнья халыкларының диннәре, аларның кыйммәте хакында сөйләшүләр  үткәрелде.   
8 А сыйныфы кызлары Гарифуллина Сөмбел һәм Фазилова Камилла (җитәкчеләре Шәйдуллина Ч.К.) россиякүләм үткәрелгән “Тарих эзләреннән” бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Ул Казанның Милли музеенда булды.
Атнаның соңгы көнендәге осталык дәресе үзенә  шамаил ясаргә өйрәнергә теләүчеләрне җыйды. Аны “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе”  хезмәткәре Асия Кәшиф кызы Каюмова алып барды.
Атна барышында “Нәсел шәҗәрәләре” конкурс-күргәзмәсенә әзерлек барды. Аның нәтиҗәләре мондый:
1 нче урын  - Хабибуллина Альбина (9 Б сыйныфы), Каримов Илназ, Реназ (2 В сыйныфы)
2 нче урын – Идрисова Диана (6 А сыйныфы), Хакимов Ранис (2 В сыйныфы)
3 нче урын – Вадиков Раил (6 В сыйныфы), Мусина Динара (7 Б сыйныфы), Раянова Диләрә (7 б сыйныфы), Миннегалиев Раниль (2 В сыйныфы)
 



К списку новостей