• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

“Тукай айлыгы” көндәлеге – “Китап – белем чишмәсе” атналыгы

Опубликовано: 10.04.2017

Айлыкның беренче атнасы кешелек уйлап тапкан иң зур могҗиза – китапка багышланды. Шул ике катыргы эченә тутырылган кәгазь битләрне могҗиза дими, ни дисең? Алар безне әллә ничә гасыр элек булган тарих  киңлекләренә илтергә, галәмнәрдә  йөздерергә, күп нәрсәгә өйрәтергә, күп нәрсәне күрсәтергә, күп нәрсәне күңелебез аша кичерергә мөмкинлек тудыра. Һи, хәзер интернет заманасы, диярләр инде күпләр. Анысы да кирәк, тик кулга китап алып, аның серле битләрен актаруның  шифасы мулрак.
Менә шушы могҗизага  мәхәббәт, китап укуга омтылыш  уяту максаты белән атналык барышында китапханә дәресләре үткәрелде. Дәресләрне Җәлил балалар китапханәсе китапханәчеләре Фәния Нуриева һәм Зилә Садыйкова, мәктәбебез китапханәчесе Алина Зиннәтуллиналар оештырды. Яңа китаплар, басмалар белән танышу укучыларга кызыклы булды. Шулай ук укучылар  сыйныфлары белән китап йортларында кунакта да булдылар.  
Чәршәмбе көнне “Укымый калма” дип аталган сораштыру үткәрелде. Мәктәпкә керү белән укытучылар да, укучылар да, үзләренең яраткан әсәрләренең  исемен язып,  язмаларын элмә тактага урнаштырдылар. Нәтиҗә:   Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин шигырьләре, З.Кадырова әсәрләре, Г.Әпсәләмовның легендар “Ак чәчәкләре”  – иң яратканнары икән!
Чулпан Камил кызы Шәйдуллина оештырган  әдәби викторина укучыларның татар әдәбиятын  белүләренә сынау булды. 5нчеләр дә, 6нчы сыйныф укучылары да сынатмадылар.
2,3 нчеләр арасында булган бәйге “Иң грамоталы укучы”ны билгеләргә ярдәм итте. 2 нчеләр арасында бу исемгә Салихова Сөмбел (2 б), Арсланова Камилә (2 б), Галиева Назилә (2 а), Кәримов Илназ (2 в),   3 нчеләрдән Нигъматуллина Наилә (3 в), Хәйретдинова Әдилә (3 а), Гәрәев Нияз (3 а), Ибраһимова Алия (3 а) лаек булды. “Иң пөхтә татар теле дәфтәре” бәйгесендә 3нче а сыйныфыннан Гәрәев Нияз, 3 нче б дан Вафина Ләйсән, 3 нче в дан Нигъматуллина Наилә  җиңү яулады.
Ләйсән Миннефавис кызы Гаскарова тарафыннан оештырылган “Китап – белем чишмәсе” проектлар яклау бәйгесе нәтиҗәләре мондый: 4 нче а сыйныфы җиңүчеләре -  Хафизова Камилә, Хисамова Ләйлә (җитәкчеләре Шәйхелисламова Л.Ф.), 4 нче  б сыйныфыннан Шакирова Эльвина (җитәкчесе Гаскарова Л.М.), 4 нче в дан: Фаттахова Алия (җитәкчесе Якупова Г.Ф.), 4 нче г дан: Гыйльфанова Айгөл (җитәкчесе Шәңгәрәева Н.Н.).   
 6,7 нче апрель көннәрендә – “Әдәбиятта экология темасы” дигән исем астында 5,7,8 нче б сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 5 нчеләр алдында 9 нчы а сыйныфы укучысы Фәсхиева Әдилә (җитәкчесе Закирова Ә.Р.) “Тукай – табигать сакчысы” дигән фәнни-эзләнү эшен яклады. Бу эш белән ул Казан шәһәрендә “Укучыларның XV Каюм Насыйри укулары”нда да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Җомга көнне китап мәктәп мөгаллимнәрен “Хатирәләр яшәртә күңелне” дигән матур шигъри кичәгә дәште. Ландыш Камил кызы Шәйдуллина ветеран мөгаллимә Лена Габдулла кызы Юнысованың “Хатирәләр” китабын презентацияләде.
Айлыкның беренче өлеше  бер атна дәвасында барган “Китап битләре буйлап” рәсем конкурсына йомгак ясау белән төгәлләнде. 10 нчы сыйныф укучыларыннан торган хөкемдарлар төркеме чыгарган нәтиҗәләр мондый:
1-4 нче сыйныф укучылары арасында:
1 нче урын:  Яббарова Диләрә (3 нче а сыйныфы) – А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча рәсеме өчен;
2 нче урын: Байбекова Аида (1 нче в сыйныфы) –  Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча рәсеме өчен;
2 нче урын: Баяндин Антон (3 нче в сыйныфы) – Н.Арслановның “Яз” шигыре буенча рәсеме өчен;
3 нче урын: Дәүләтшина Азалия (2 нче в сыйныфы) – З.Нуриның “Кошларга бүләк” шигыренә аппликациясе өчен;
3 нче урын: Баянова Элина (1 нче в сыйныфы) – Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча рәсеме өчен;
3 нче урын: Салихова Сөмбел (4 нче б сыйныфы) – Р.Миңнуллинның “Үзем белән үзем” шигыре буенча рәсеме өчен.
5-11 нче сыйныф укучылары арасында:
1нче урын:  Багманова Аэлита (8 нче а сыйныфы) – Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча рәсеме өчен;
2 нче урын: Никишина Дарья (5 нче а сыйныфы),
2 нче урын: Якупова Алина  (5 нче в сыйныфы) – икесенә дә Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була”  шигыре буенча рәсемнәре өчен;
3 нче урын: Шәйхуллова Зарина (5 нче в сыйныфы) – Р.Ахунҗанованың “Җырлы чишмә” җыентыгы макеты өчен;
3 нче урын: Якунин Сергей (11 нче а сыйныфы) – Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча рәсеме өчен;
3 нче урын: Мусина  Динара (7 нче б сыйныфы) – Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча рәсеме өчен.
Айлык дәвам итә. Бәйгеләрдә катаншырга ашыгыгыз!
 



К списку новостей