• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

ТУГАН ТЕЛ КӨНЕНДӘ - ТУКАЙ ТЕЛЕНДӘ

Опубликовано: 22.02.2017

Җәлил декадасы кысаларында, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көнендә икенче санлы Җәлил мәктәбе тагын бер зур масштаблы чара үткәрде. Ул - якташ язучыбыз, Россиянең һәм Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган “Кәрами укулары”. Укулар  Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру  максатыннан үткәрелде һәм Татарстанның дистәдән артык районында теләктәшлек тапты. Укуларның беренче  турына 200 ләп эш кабул ителде. Финал өлешендә 89 мөгаллим һәм укучы чыгыш ясады.
Укуларны оештыруда Татарстан Язучылар берлеге, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының ярдәме искиткеч зур булды. Укучылар тарафыннан җибәрелгән һәр эш җентекләп тикшерелде, анализланды, бәяләнде.
Юбилярны һәм фәнни бәйгедә катнашучыларны котларга Сарман муниципаль районы җитәкчелеге, Җәлил бистәсе башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге белгечләре, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары килде. Аларның җылы, матур теләкләреннән соң сүзне әдип туып-үскән Рангазар авылы делегациясе  алды.  Күренекле якташыбызның шундый юллары бар: “ Юкка гына әйтмәгәннәр: малын җуйган җиде ел елар, иленнән аерылган –гомер буе.  Дөнья киң. Адәм баласы йөремсәк. Ул кай тарафка гына барып чыкмый. Әмма ул һәрчак кендек каны тамган җирен – изге туган ягын сагынып кайта. Чөнки аның бәхете – туган илендә, туган җирендә.”      Рәфкать агага да үзенең авылдашларының эчкерсез рәхмәтләрен ишетү бик рәхәт булгандыр. Гомумән, язучыга үзенең әсәрләрен укулары, кызыксынулары турында белү, алар буенча кызып-кызып бәхәсләшүләрне, фикер йөртүләрне ишетү иҗади күтәрелеш бирә торган мизгел бит ул. Туган төбәгеңдә аеруча. Рангазарлылар барыбызга да әнә шул күңел күтәренкелеге бирделәр, бәйрәмгә күңел җылылыгы, ямь өстәделәр.
       Дәртле җырлар, биюләр белән уралып барган тантаналы өлештән соң эш секцияләрдә дәвам итте. “Очар кошлар белән янәшә” дип аталганында укучылар үзләренең әдип иҗаты буенча булган фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар. Секция белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры,  филология фәннәре докторы Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы җитәкчелек итте. Ул укучыларның әзерлегенә бәя биргәндә, аларның әсәрне җентекләп өйрәнгән булуы, ныклы анализ ясалганлыгы турында сөйләде,  кыю фикерләр яңгыраганына басым ясады.  Бу секциядә иң югары баскычка Сарман мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы  Нигъмәтуллина Гөлшат Ришат кызы күтәрелде.
Сталин репрессиясенә эләгеп, гөнаһсыз рәнҗетелгән туганнар, якташларыбызның тормышларын өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән истәлекләр, архив документларына нигезләнгән иншалар бәйгесенә килгән эшләр  Яр Чаллы дәүләт педагогика  университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы тарафыннан тикшерелде. Укучылар чыгышын бәяләүдә  “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Шагыйрә иҗади эшләрдән бик канәгать калуын яшермәде. “Тетрәнеп, дулкынланып укыдым. Аяныч хәлләрне күңелем аша үткәрдем. Бу хәлләрнең кабатлану мөмкинлеге булу җанны өшетә,” - диде ул. Укучыларның эшләре шагыйрә галимә шигъри юллар тудыруга этәргән. Аның бар чыгышы шигырьләре белән үрелеп барды. Шулай да иң куандырганы укучыларга, аеруча бу секциянең җиңүчесе -  Сарман гимназиясе укучысы Сөләйман Мөхәммәтҗановка биргән бәясе булды. “Бу эш белән бер курыкмыйча рәсәйкүләм фәнни бәйгеләргә барырлык,” -  диде галимә.
Иң күп эш “Мәңге шулай тыныч булсын авылым таңнары” дип аталган секциягә кабул ителде. Бу секциянең җаваплы оештыручысы югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Мияссәрова сүзләре белән әйтсәк, без бөтен Татарстанның авыл һәм бистәләре белән танышырлык презентацияләр кабул иттек.  Эшләр шундый кызыклы, мавыктыргыч, матур иде. Катнашучыларның эшләре яшьләре буенча 3 төркемгә бүлеп тикшерелде. Һәр төркемдә өч эш авторы иң зур бәя алды. Бу - Зиннәтуллина Диана (Җәлил гимназиясе, 2нче сыйныф), Салахова Лилия (Азакай районы Актүбә бистәсе, 3 нчы сыйныф), Фомина Эльвина (Әлмәт районы Иске Михайловка мәктәбе, 5 сыйныф). Бәйгенең барлык җиңүчеләре, ә алар 18 укучы иде, бистә музеенда булдылар, герой шагыйрь   тормышы, туган як тарихы белән бәйле экспозицияләрне карадылар.
 Укытучылар өчен Рәфкать ага Кәрами, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина–Нигъмәтҗанова белән түгәрәк өстәл оештырылды. Әдәбият укытудагы проблемалар, укучыларны китап белән кызыксындыру буенча фикер алышулар, әдәбият, сәнгать яңалыклары турынңа сөйләшү, уңай эш тәҗрибәсебелән уртаклашу бик вакытлы һәм әһәмиятле булды. Фикер алышуда катнашучылардан: “Мәктәп коллективы шушы әдәби бәйге аша безнең барыбызны мөхтәрәм язучыбыз белән очраштырды, Кәрами аганың иҗатына мөрәҗәгать итеп, уйланырга, эзләнергә дәште. Үз ягыңның тарихын, аның данлы үткәнен белү, танылган кешеләре белән таныш булу бик зур мәгънәгә ия. Бары шундый малай һәм кызлардан ватанпарвәрләр үсә. Милли горурлык, үз ягыңны ярату хисләре туа” дигән сүзләрен ишетү  максатыбызга ирешү турында сөйләде.
         Гомумән,  Халыкара туган тел көнендә туган телебездә сөйләшкән балалар белән туган төбәгенең тарихы, аның гади кешеләре турында язган әдибебез янәшәсендә булу, әдәбият әһелләрен тыңлау, галимнәрне ишетә алуыбыз  барыбызга иҗади көч-куәт, эшләргә дәрт, киләчәккә ышаныч бирде.  
 
Ландыш Шәйдуллина, Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 



К списку новостей