• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район пгт. Джалиль, ул. Ахмадиева, д. 23
Телефон: +7(855)-596-76-17
E-Mail: dzalilsch2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №2"
Руководитель: Гарипова Альбина Ильфатовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 734 учащихся
У нас учат: 50 педагогических работников

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Тамчы-шоу

Опубликовано: 02.03.2016

29 февраль көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уен үтте. Әлеге уен-тамаша татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлимҗанова А.И. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Укучылар Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын яхшы белүне, аның героик язмышы белән горурлану хисләрен күрсәттеләр. Шагыйрьнең шигырьләрен дә берсеннән берсе оста итеп яттан сөйләп күрсәттеләр. Шулай ук, “Дөрес җавап” уенында капитаннар ярышын карап үттек. Аларның зирәк, тәвәккәл, оста телле булуларына килгән кунаклар сокланып утырдылар.

Кичәне алып барырга ярдәм иткән 5 б сыйныф укучылары Муса Җәлилнең  “Бәхет”, “Җырларым” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр, кызларның “Ромашка” биюе дә кичәбезне бизәп җибәрде.

Бурганова А.С., Нуртдинова Г.С., Салихова А.Р. жюри әгъзаләре итеп билгеләнде. Алар командаларның белемнәрен, осталыгын югары бәяләделәр. “Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез”, - дип ассызыкладылар. Әйе шул, Муса Җәлилнең тормыш юлы безгә үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә.



К списку новостей