• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Сармановского муниципального района РТ/ ТР Сарман муниципаль районының МБББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Сармановского муниципального района РТ/ ТР Сарман муниципаль районының МБББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район, п. Джалиль, ул. Лесная, д. 25
Телефон: +7(855)-596-76-14
E-Mail: dzalilsch1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Джалильская СОШ №1"
Руководитель: Гильфанова Регина Равиловна
Год основания учреждения: 1964
У нас учатся: 504 ученика
У нас учат: 39 учителей

Новости

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

Опубликовано: 03.05.2012

      23-28 нче апрельләрдә мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атнылыгы булып узды. Ул укучыларыбызны туган ил, мәктәп, туган тел темасына багышланган татарча җырлар, мәкальләр белән каршылаудан башланды.      

       Сишәмбе көнне 6 нчы сыйныфлар өчен Зиннәтуллина Ф.М. һәм Шакирова Э.Ш. сабантуй оештырдылар.Анда укучылар татар халкының милли бәйрәме турында күп яңалык белделәр, үзләре дә төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.

      Чәршәмбедә 9 нчы сыйныфларда Әсәдуллина Ә.М. һәм Соловьева Ф.Ф. тарафыннан әзерләнгән, мәктәбебезнең беренче директоры  Азат Исмәгыйлов истәлегенә багышланган кичәгә аның кызы Заря Азатовна да чакырылган иде. Очрашу, тирән эчтәлекле булып, күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.

      Пәнҗешәмбе көнне Шаймарданова Л.Н. һәм Нәбиуллина Л.Н. үткәргән “Халык иҗаты – милләтебезнең күңел көзгесе” дип исемләнгән бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылыр. Командалар бик әзерлекле булып, бераз өстенлек белән 5 б сыйныфы җиңү яулады.

     Шушы ук көнне мәдәният сарае каршысында үткәреләгән бистәкүләм шигырь бәйрәмендә, үзләре язган шигырьләрен сөйләп, 9 нчы В сыйныфы укучысы Гиниятуллина Зөлфия (укытучысы – Вахитова Л.А.) һәм 6 нчы Б сыйныфыннан Байрашева Әлфия (укытучысы – Зиннәтуллина Ф.М.) Җәлил поселок муниципаль берәмлеге грамотасы белән бүләкләнделәр.

      Җомга көнне безнең укучыларыбыз, Г.Тукайның 126 еллыгы уңаеннан музейда үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсенең рәхмәт хатына ия булдылар. Чыгыш ясаучылар арасында Шәйхетдинова Альмира (4 б, укытучысы – Бәдертдинова И.И.), Зиатдинов Динар (5 б, укытучысы – Шаймарданова Л.Н.), Насыров Илнар (9 б, укытучысы – Идрисова Г.Я.), Г.Тукай шигырьләрен сөйләп, тамашачыларның күңелен яуладылар.

      Атналыкның соңгы көнендә Вахитова Л.А. тарафыннан 6 а сыйныфында “Тел – күңелнең көзгесе” дигән темага йолдыз сәгате үткәрелде. Әлеге чарага укучылар тел турында шигырьләр дә өйрәнеп килгәннәр иде. Бәйгедә, иң күп йолдызны үзенә җыеп, Зиатдинов Рифат җиңүче булды.

      Атналык күңелле һәм файдалы үтте.



К списку новостей