Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Май чабу/Масленица 14.03.2024

Май чабу бәйрәме.
Праздник Масленицы. -
04.03.2024

Уртанчылар төркемендә «Гаилә – бәхет ачкычы» исеме астында гаилә бәйрәме узды.
В средней группе прошел семейный праздник под названием "Семья-ключ к счастью".
-
26.02.2024

Балалар бакчасында тәҗрибә уртаклашу атналыгы кысаларында тәрбияче Галиакберова Илмира Мөзәккир кызы икенче кечкенәләр төркемендә «Кар бабай ярдәм көтә!» темасына сөйләм телен үстерү буенча ачык эшчәнлеген тәкъдим итте.
В рамках недели обмена опытом воспитатель Галиакберова Илмира Музаккировна провела во второй младшей группе открытое занятие по развитию речи на тему: «Снеговик ждет помощи!».
-
13.02.2024

Тәрбиячебез Гайнемова Сирина Ринатовна Азнакай шәһәренең 9 санлы «Салават күпере» балалар бакчасында «Театр эшчәнлеге-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда билингваль тел компонентлыгын үстерү чарасы» дип исемләнгән региональ семинар - практикумда катнашты.
Наш воспитатель Гайнемова Сирина Ринатовна приняла участие в региональном семинаре-практикуме «Театральная деятельность - средство развития билингвального языкового компонента у детей дошкольного возраста» в детском саду № 9 «Салават купере» г. Азнакаево.
-
12.02.2024

Бүген иртән көн җепшектән,
Кар явып үткән иде,
Без, балалар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.
Йөгереп чыктык урамга, –
Кар атышып уйнадык.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.
-
05.02.2024

Районыбызның "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Әбием җылысы" милли проекты белән безнең балалар бакчасында булып шәҗәрә-нәсел агачының әһәмияте хакында бик матур чара уздырдылар.
-
10.01.2024

Балалар бакчасында «Ел символы-2024» эшләнмәләр бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә төрле техникалар кулланып, төрле материалдан кул җылысына күңел җылысын өстәп ясалган 60 эш катнашты. Бәйгедә катнашучы гаиләләр үзләренең осталыклары һәм фантазияләре белән таң калдырдылар. Аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
В детском саду был объявлен конкурс поделок "Символ года-2024". В конкурсе приняли участие 60 работ, выполненных с использованием различных техник, с добавлением тепла рук к теплу души. Семьи, участвовавшие в конкурсе, поразили своим мастерством и фантазией. Благодарим их!
-
18.12.2023

«Ел тәрбиячесе-2024» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы дәвам итә. Бүген педагоглар Җәлил бистәсенең 3 санлы «Аленушка» балалар бакчасында бәйгенең икенче сынавын уздылар. Сирина Ринатовна үзенең "Педагогик табышын" тәкъдим итте. Сирина Ринатовнаны "Ел тәрбиячесе - 2024" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез !
Продолжается муниципальный этап конкурса профессионального мастерства "Воспитатель года-2024". Сегодня в детском саду № 3 «Аленушка» поселка Джалиль прошло второе конкурсное испытание. Сирина Ринатовна предложила свою "Педагогическую находку". Поздравляем Сирину Ринатовну с удачным выступлением и желаем успехов!
-
11.12.2023

«Ел тәрбиячесе-2024» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Безнең балалар бакчасыннан Гайнемова Сирина Ринат кызы катнаша. Бүген тәрбияче жюри әгъзалары алдында балалар белән ачык эшчәнлек үткәрде. Сирина Ринатовнага алдагы сынауларны үтүдә уңышлар телибез!
Стартовал муниципальный этап конкурса профессионального мастерства "Воспитатель года-2024". Из нашего детского сада участвует Гайнемова Сирина Ринатовна. Сегодня воспитатель провела открытое занятие с детьми перед членами жюри. Желаем Сирине Ринатовне успехов в прохождении дальнейших испытаний!
-
07.12.2023

Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге җитәкчесе Салихова Илмира һәм актив члены- Гөлүсә Галиуллина (әби) “Әбием җылысы” дип исемләнгән милли проект кысаларында балалар белән чираттагы очрашуга килделәр. Гөлүсә Галиуллина (әби) балаларга май канаты ясау серләрен ачты. Балалар әби белән бик кызыксынып зур тырышлык куеп май канаты ясадылар. Май канаты ни өчен кирәк икәне турында сөйләштеләр. Үзләре ясаган май канатларын әниләренә, әбиләренә алып кайтып күрсәтергә һәм ясау тәртибен өйрәтергә теләк белдерделәр. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы узды.









