Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73\Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
E-Mail: | d.sad.liliya@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ №2 "Лилия" |
Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
25.11.2020
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасы бәйгедә җиңүгә иреште һәм 500 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
-
19.11.2020
Балалар бакчасында "Джунгли чакыра" дигән физкультура-күңел ачу чарасы узды. "Ерткычлар" һәм "Үлән ашаучылар" командалары тапкырлыкта, җитезлектә һәм чыдамлыкта ярыштылар. Шулай ук катлаулы табышмакларга җавап биреп, эрудиция һәм зирәклек күрсәттеләр. Балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
В детском саду прошло физкультурное развлечение "Джунгли зовут". Команды "Хищники" и "Травоядные" соревновались в находчивости, ловкости и выносливости. А так же проявили эрудицию и смекалку, отгадывая сложные загадки. Дети получили заряд бодрости и хорошее настроение.
-
13.11.2020
Экологик тәрбия бирү кысаларында , зурлар төркемендә, әти-әниләр ярдәме белән җимлек ясалды. Җимлек бакчабыз мәйданындагы агачка эледе. Балалар көн дә төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыйлар һәм нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтәләр.
В рамках экологического воспитания дошкольников, в старшей группе , родители смастерили кормушку для птиц . Кормушку разместили на дереве на территории детского сада. Каждый день на прогулке дети наполняют кормушку семечками и наблюдают за птицами.
-
12.11.2020
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда социаль - коммуникатив компетентлык формалаштыру» темасына район тәрбиячеләренең база мәйданчыгы видеосеминары булды .
Семинарны база мәйданчыгы җитәкчесе 2 нче санлы “Лилия” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Хасаншина Ф.З. оештырды. "Онлайн-трансляция" режимында "Тиктормас "балалар бакчасы мөдире Харисова Рәисә Рашатовна балалар бакчасы буенча онлайн экскурсия үткәрде, тәрбияче Вәлиуллина Илзирә Рәшит кызы "Сюжетлы-рольле уеннар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда социаль - коммуникатив компетенцияләр формалаштыру "дигән ачык белем бирү эшчәнлеген күрсәтте , "Советлар Союзы Герое А.А.Казаков ис. Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең " мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Р. Э. Шәрипова "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның коммуникатив компетентлыгы" дигән мастер-класс үткәрде, Каташ-Каран балалар бакчасы тәрбиячесе Л.И .Мифтахова "Хезмәт эшчәнлеге"темасына эшлекле уен күрсәтте. Видеосеминар эшендә мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методист З. Ш. Гарипова катнашты.
-
30.10.2020
Балалар бакчасы хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Сотрудники детского сада приняли участие в сельскохозяйственной ярмарке.
-
28.10.2020
Безнең балалар бакчасы «Балаларны туган телләрдә (татар, чуаш, удмурт,мари, мордва) укыту һәм тәрбияләүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә катнаша. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның, педагогларның уңышлары, эш нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук белем-тәрбия бирү эшчәнлеген, әти-әниләр белән эшне анализлады һәм балалар белән шөгыльләрне карады.
Наш детский сад участвует в республиканском конкурсе «Лучший детский сад по организации обучения и воспитания детей на родных языках (татарский, чувашский, удмуртский, марийский, мордовский) ». Комиссия Министерства образования и науки Республики Татарстан ознакомилась с успехами и результатами работы воспитанников детского сада, педагогов, а также проанализировала учебно-воспитательную деятельность, работу с родителями и посмотрела занятия с детьми.
-
22.10.2020
Балалар бакчасында халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәме узды. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бүген икенче кечкенәләр төркеменә кунакка көз кызы- Сөмбелә килде.
В детском саду прошел один из самых красивых праздников нашего народа –праздник "Сөмбелә". В волшебное время года, в день осеннего равноденствия народ проводил праздник "Сөмбелә". Это осенний праздник, праздник урожая. Сегодня Сөмбелә пришла в гости во вторую младшую группу .
-
21.10.2020
Уртанчылар төркемендә «Көзге матур бакчада» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе .
Во средей группе прошел праздничный утренник «В прекрасном осеннем саду».
-
20.10.2020
Балалар бакчасында уңыш бәйрәмнәре башланды . Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә «Алма бабай бакчасында» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.
В детском саду начались праздники урожая . Сегодня в подготовительной группе прошел праздничный утренник «В яблоневом саду».
-
15.10.2020
Көз - яшь рәссамнар өчен елның иң илһамландыргыч чоры! Балалар бакчасында «Алтын көз»темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Осень — самое вдохновляющее время года для юных художников! В детском саду организована выставка детских рисунков на тему «Золотая осень».