• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү учреждениесе"

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт
Телефон: +7(85559)-4-62-42
E-Mail: nurkeevo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большенуркеевская СОШ"
Руководитель: Шайхеразиева Лайля Назимовна
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 135
У нас учат: 33

2024-2025

Моңсу бәйрәм

Опубликовано: 22.04.2015

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Һәр җирдә бәйрәмгә әзерлек эшләре зур темплар белән бара.

    Без, башлангыч сыйныф укучылары, бу эштән читтә калмыйбыз. Шушы уңайдан сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасында зур концерт күрсәттек. Сугыш истәлекләре турында бай материал тупладык. Бөек Ватан сугышы темасына ясалган рәсем, хикәя, кул эшләре күргәзмәләре оештырдык . II сыйныф укучысы Махубрахманова Чулпанның рәсеме, IV сыйныф укучылары Ибраһимов Исмәгыйль һәм Габдрахманов Азатның танк һәм самолёт модельләре югары бәягә лаек булды.

   Зур бәйрәмгә багышлап, сыйныфлар арасында макетлар бәйгесе үткәрдек. I-II cыйныф укучылары “Билгесез солдат”, III сыйныфлар “ Һәйкәл”, IV сыйныф укучылары “ Тыныч булсын бөтен Җир шары!” макетларын, сугыш чорындагы “Победа” машинасы  моделен ясадылар. Әлеге макетлар мәктәп дирекциясе һәм ата-аналар тарафыннан югары бәяләнде.

 

  Бүгенге көндә без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап класс сәгатьләре үткәрәбез, әдәби-музыкаль кичә әзерлибез, укуда да сынатмыйбыз. Зур бәйрәмне лаеклы итеп каршылыйсыбыз килә.



К списку новостей