муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Минзәлә педагогия көллияте укытучылары белән очрашу
Опубликовано: 18.03.2015Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар-кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.
XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” – дигән сораулар тудыра. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт...
Шул уңайдан мәктәбебездә төрле уку йортларыннан килгән белгечләр белән очрашулар даими үтә. Бүген бездә М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучылары чыгыш ясадылар. Очрашуда 7, 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Аларга көллияткә укырга керү, кабул итү тәртипләре, укыту-тәрбия торышы, белгечлекләр, алга таба уку мөмкинлекләре, тулай торак мәсьәләләре турында җентекләп аңлаттылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Көллияткә барырга теләк белдерүче укучыларыбыз да булды. Шулай ук 7нче сыйныф укучыларын укырга кабул итү тәртипләре турында да сөйләделәр, алар өчен каралган ташламалар турында аңлаттылар. Тулырак мәгълүматны menzpk.ucoz.ru сайтыннан карарга мөмкин.
К списку новостей