муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
8 март белән!
Опубликовано: 06.03.2015Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән, алар сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылган әниләргә багышлап 6 нчы март көнне Зур Нөркәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында “ Ягез әле, әниләр!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә әниләр җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйге балаларның күңелле җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды, бигрәк тә укучыларның үз куллары белән ясаган бүләкләре таң калдырды. Сез булмасагыз, әниләр, балалар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иде. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яшәсәгез иде.
К списку новостей