• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү учреждениесе"

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт
Телефон: +7(85559)-4-62-42
E-Mail: nurkeevo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большенуркеевская СОШ"
Руководитель: Шайхеразиева Лайля Назимовна
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 135
У нас учат: 33

2024-2025

Юбилей

Опубликовано: 19.01.2015

        Моннан нәкъ 55 ел элек, кышның иң салкын көннәренең берсендә, Нөркәй авылында яшәүче Әзһәр абый белән  Саҗидә  апа гаиләсендә дүртенче бала булып бер кыз дөньяга аваз сала. Аңа Фәния дип исем кушалар. Әти-әнисенә төпчек кыз булып, апаларына яраткан сеңел булып үсә ул. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Мәктәп еллары да сизелмичә үтеп китә. Алга таба белем алуга булган көчле теләге Фәнияне югары уку йортына укырга алып китә. 1977нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогика факультетына укырга керә. 1981нче елны Фәния Әзһәровна  кулына башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча диплом ала һәм шул ук елны Шәрләрәмә сигезьеллык мәктәбенә укытучы булып эшкә кайта. Башлангыч  сыйныфлар укытучысы булса да, Фәния Әзһәровнага татар теле һәм әдәбияты фәнен укытырга туры килә. Шуңа күрә ул  2006 елда татар теле укытучысы белгечлеге буенча укый һәм диплом ала. 1982 – 1994нче елларда Иске Имән сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, тәҗрибә туплый. Ә 1994-1996нчы елларда Юлтимер тугызъеллык мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Бары тик 1996нчы елда гына Нөркәй урта мәктәбенә эшкә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр татар теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирә.              

        Үз бәхетен Фәния Әзһәровна читтән эзләми, Нөркәй авылы егете Илшат белән гаилә коралар. Үзләре кебек акыллы, тыйнак кызлар үстерәләр. Раилә бүгенге көндә югары белемле белгеч, үз һөнәре буенча Чаллы шәһәрендә эшли. Наилә дә тиздән институтны тәмамлый,  апасы юлыннан бара.

        Фәния Әзһәровна үз эшен яратып, күңелен биреп эшли. Яшь укытучыларга остаз, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Шуның өчен аны коллективта да, авыл халкы арасында ада хөрмәт итәләр.Озак  еллар сыйныф җитәчесе буларак,  бик күп укучыларны зур тормышка чыгарды ул.  Фәния Әзһәровна бүгенге көндә гуманитар фәннәр методик берләшмә җитәкчесе, профсоюз оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкара.     

     Белем һәм тәрбия өлкәсендәге нәтиҗәле  хезмәте өчен Фәния Әзһәровна 2010 елда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

    Укытучы һөнәренә тугрылыклы булып, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган колегабызны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

 

     Фәния Әзһәровна! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Илшат абый белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсы.



К списку новостей