муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 135 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Бәйрәм белән!
Опубликовано: 03.10.2014Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне.
Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр.
Укытучы кулында дистәләгән, йөзләгән, меңәрләгән балаларның язмышы һәм киләчәге. Балалар илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы укытучыларның кулларында! Алар кешеләргә белем ачкычы бирә, кешеләрне кеше итә,олы юлга әзерли.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
К списку новостей